Йөрәк кушканча яшәгез!
Йөрәк – бер минут та тик тормаучы бик мөһим органыбыз. Аңа җаваплы карагыз, яратыгыз, ул яратканча яшәргә тыршыгыз. Шул очракта ул да сезгә ярату белән җавап бирер һәм озын, сыйфатлы гомер бүләк итәр!
Ә безнең йөрәк нәрсә ярата соң?
Хәрәкәт. Көненә 300 метр булса да җәяү йөрсәгез, йөрәгегез дә сөенер, хәлегез дә яхшырыр. Табиблар инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә. Хәтта эт сатып алырга да тәкъдим итүчеләр бар. Чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этне көненә ике-өч тапкыр урамга алып чыгарга туры киләчәк. Шул вакытта кеше саф һава сулый һәм хәрәкәтләнә.
Дөрес туклану. Йөрәк өчен бу бик мөһим. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә өстенлек бирегез. Терлек мае урынына үсемлек мае кулланыгыз.
Һәм, әлбәттә, юкка-барга кайгырып, йөрәк бетереп яшәмәгез.
Бер туктыйсы йөрәктер...
Кайгырсаң да үтә гомер,
Кайгырмасаң да үтә...
Гомерләрне кайгырмыйча
Үткәрүгә ни җитә!
Көн тудымы – мең мәшәкать,
Өлгер генә эшләргә!
Авыр хәлдә ялгыз калган
Газиз башка нишләргә?
Иң мөһиме хакыйкатьне
Аңлый белү кирәктер:
Һәркемнең дә күкрәгендә
Бер туктыйсы йөрәктер...
Ешайтып йөрәк тибешен
Янабыз, кайгырабыз...
Ниләргә өзгәләнәбез,
Кайларга ашыгабыз?..
Йөрәкләрне саклап кына
Яшәүләргә ни җитә?
Кайгырсаң да үтә гомер,
Кайгырмасаң да үтә...
Ләйсән Якупова.
Фото: thypix.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев