Малларда котыру чире ачыклану сәбәпле һәм аның таралу ихтималын күздә тотып, ТР Президентының 2014 ел 2 апрельдә чыккан 342нче указы белән Әгерҗе районының Наҗар авылында, Тукай районының Новотроицкое авыл җирлегендә Суровка авылыннан көнбатышка таба урнашкан 1 гектар мәйданда котыру чире буенча карантин билгеләнде.
Карантин вакытында куркыныч янаган территорияләрдә йорт хайваннарын сатарга, аларны читкә чыгарырга, кыргый җәнлекләр тотарга ярамый. Шулай ук котыруда шикле терлекләрне иткә сую, сәламәт, әмма дезинфекция үтмәгән мал тиресе, йонын читкә чыгару һәм тиешенчә пастеризация үтмәгән сөтне сатарга, ризыкка кулланырга, малга эчерергә ярамый.
Татарстан буенча «Россельхознадзор» идарәсе терлекләре булган кешеләргә, эшмәкәрләргә, предприятие, учреждение һәм фирма җитәкчеләренә бик гади һәм нәтиҗәле кагыйдәләр тәкъдим итә. Беренчедән, йорт һәм авыл хуҗалыгы терлекләренә котыруга каршы прививка ясатырга, авылларда ташландык терлекләр җыелырлык урыннар (чүп-чар өемнәре, көнкүреш калдыклары җыелмасын) бетерү юлы белән кыргый һәм сукбай хайваннарның санын көйләргә кирәк. Икенчедән, базарларны, чүплекләрне, чүп туплана торган мәйданнарны тиешле тәртиптә тотарга, андый урыннарда эт-мәчеләр җыелу мөмкинлеген булдырмауны тәэмин итү мөһим. Кыргый җәнлек тешләгән очракта тиз арада дәүләт ветеринария һәм медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру чире ачыкланган көннән соң, карантин ике ай үткәч алына. Котыру чиренә шик туганда, кичектермәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев