Якты юл
  • Рус Тат
  • Ышанмыйсың икән, ал һәм тикшер

    Кибеткә көн дә керәбез. Нәфесебезне юатып тәм-томын, ярмасын, башкасын да сатып алабыз. Шулай да, бер генә көн дә сөтсез, ипи-майсыз узмый. Әмма, күп кенә азык-төлекнең, аеруча сөт ризыкларының кыйммәтләнүе акчаны сак тотарга мәҗбүр итә, аларның очсызрагын алырга туры килә. Искә-төскә, тышында язылган мәгълүматларга караганда бер төсле булган, ләкин берсе икенчесенә...

    Үткән җомга көнендә сәүдә үзәгендә халык күп иде. Яшелчә-җимеш, конфет-прәннек, ит рәтләреннән кеше өзелми. Шул рәтләрнең берсендә халык гөж килә. Кызыксынып, без дә шул якка юл алдык. Сөт, сөт ризыклары сатылучы павильон янында урнаштырылган өстәлләргә төрледән-төрле сөт продукциясен тезеп куйганнар. Катык, каймак, эремчек, йогурт, ак май, сыр - сөт нигъмәтләрен яратучылар өчен чын җәннәт диярсең! Ләкин һәммәсе дә монда башка уңайдан җыелган иде. Ягъни халыкка биредә махсус аппарат ярдәмендә сыер маеның сыйфатын, аның чын булу-булмавын тикшерергә тәкъдим иттеләр.

    - Бүгенге көндә кибетләрдә, төрле сәүдә нокталарында күптөрле сөт продукциясен күрергә була. Әйтик, сыер маеның гына да ниндие юк. Әмма, аларның һәммәсен дә файдалы, табигый продукт дип әйтеп булмый. Бер җитештерүчеләр үз продукциясен тулысынча сыер сөтеннән ясаса, икенчеләре сыер маена үсемлек мае кушып та сата. Ә кеше организмы үсемлек майларын үзләштерә алмый. Ул эчке әгъзаларда, башлыча, бавырда җыелып, утырып кала. Моны белеп тә, җитештерүчеләрнең шактые сыер маен эшләгәндә үсемлек маен куллануны хуп күрә. Чөнки үсемлек майлары - очсыз чимал.

    Бүген без шәһәр халкына тәкъдим ителгән май үрнәкләрен махсус аппаратта тикшерергә, чын майны ялганыннан аерырга өйрәнергә чакырабыз, - дип сөйләде Яр Чаллы сөт комбинатының лаборатория башлыгы Лариса Костоломова.

    Сатып алучыларга иң элек өстәлгә тезелгән өч төрле сыер маен тәмгә, аның төсе буенча чын май икәнен ачыкларга куштылар. Әлеге биремне бик азлар гына уңышлы үтәп, чын сыер маен ялган майдан, үсемлек мае кушылган спредтан аера алды. Аннары әлеге майларны аппаратка салып, аның сыйфатын ачыкладылар.

    - «Филин» дигән бу аппарат белән чын продукцияне ялганыннан аерырга бик ансат. Ультрофиолет нурлары астында, үсемлек майларының зәңгәрсу төс бирә торган сыйфаты бар. Чын сыер мае исә ультрофиолет нурлар төшкәндә сары төскә керә. Әлеге ысул бик ышанычлы һәм күп санлы тикшерүләр вакытында үзен сынатмады, - диде Лариса Павловна.

    Белгечләр сүзләренә караганда, чын майны ялганыннан аеруның иң гади ысулы - аның бәясе. Әгәр дә май бик очсыз булса, уйланыр, шикләнер сәбәп бар. Чын ак май очсыз була алмый. Шул ук белгечләр сүзләренә караганда, бер килограмм чиста сыер маен җитештерү өчен 20 килограмм сөт кирәк икән. Ә бүгенге көндә халыктан бер литр сөт сатып алу бәясе уртача 16-20 сум.

    Май сыйфатын тикшерүче мондый аппаратлар тиздән шәһәр кибетләрендә дә барлыкка килеп, һәр кеше сатып алынган майны үзлегеннән тикшерә алачак. Һәрхәлдә, бу хакта сөйләшүләр алып барыла икән. Шундый ук аппаратлар Чаллыда гына түгел, Казан, Түбән Кама, Бөгелмә кебек башка шәһәрләрдәге сәүдә нокталарында да барлыкка килер дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: