Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннар башланды

9 ноябрь көнне аларның беренчеләре Борды һәм Мусабай Завод, 10ысында Бәтке һәм Иштирәк авыл җирлекләрендә үтте. Анда, һәр елдагыча, район җитәкчелеге, хакимиятнең бүлек башлыклары, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Бордыда авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова узган җыенда күтәрелгән мәсьәләләргә, аларның үтәлешенә тукталды. Авыл халкын борчыган проблемаларның шактые бер ел эчендә уңай якка хәл ителгән. Узган ел оптимальләштерү исемлегенә кертелгән Борды мәктәбенең бетерелмәвенә, шулай ук Бордыбашта башлангыч мәктәпнең эшен дәвам итүенә халык аеруча рәхмәтле.

Яшьләр урамы, 6нчы йортта яшәүчеләр күп еллар түбәдән су агып интеккәннән соң, ниһаять, быел яңа түбәле булганнар. Күпфатирлы бу йортны ремонтларга район бюджетыннан 874 мең сум акча бүленгән. Әлеге игелекле гамәл өчен дә җыенда рәхмәт әйтелде.

Борды халкы агымдагы елның җәендә тагын бер изге эш башкарган. Авыл җирлеге бюджеты исәбеннән зират киңәйтелгән, өмә ясап авыл халкы аның коймасын буяган.

Шулай ук җирлеккә караган һәр авылда җитәрлек күләмдә чүп контейнерлары куелган, Бордыбашта урамнар яктыртылган, Бордыда урам эчендәге агачлар киселгән, маршрут автобусының йөреше җайга салынган - мондый эшләрнең һәрберсе җыендагылар тарафыннан уңай бәя алды.

Быел Борды авыл җирлеге 4 млн сумлык грант алуга ирешеп, ноябрь башында авылның су трассалары яңартыла башлады. Бу да авыл халкының көнкүрешен тәэмин итүдә мөһим чараларның берсе.
Болары башкарылган эшләр. Әлбәттә, әле хәл итәселәре дә бик күп.

Җыеннар үткәрелгән башка авыл җирлекләрендә дә ел дәвамындагы эшләргә хисап ясалды, халык җитәкчеләргә үзен борчыган сорауларны бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев