Якты юл
  • Рус Тат
  • Яшьнәп яши яшьләр

    Безнең Яңа поселогы табигатьнең иң матур почмагына урнашкан дисәм - ялгышмам. Әйтерсең лә, Ходай Тәгалә бу урынны саклап тоткан да, уңган-булган кешеләр кулына тапшырган. «Менә сезгә җиләкле урманнар, көмеш сулы чишмәләр, балыклы елгалар... Үз көнегезне үзегез күрегез!» - дигәндер кебек.

    Яңа кала төзүчеләрне һәм КамАЗ эшчеләрен азык-төлек белән тәэмин итү өчен оештырылган поселок төзелүенә дә кырык еллап вакыт үтеп киткән. Әгәр КамАЗ иңен куймаса, Тукай җирлегендә «Гигант» кебек, чыннан да, гигант хуҗалык, Яңа поселогы шикелле заманча поселок төзелмәс иде.
    Яңа бистәне мин Тәкермән тавыннан күзәтергә яратам. Аннан искиткеч манзара ачыла. Нинди киңлек, нинди матурлык! Тирә-якта мул уңдырышлы басу-кырлар, кул сузымында гына Яр Чаллы каласы. Поселок көннән-көн үсә, киңәя. Күренекле шәхесләребез Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Салих Сәйдәшев исемен йөрткән төз урамнарга карап күңел сөенә. Тау итәгенә сыенып утырган Татарстан урамында көн туган саен яңа йорт калка. Бу урамда поселогыбызның яшь гаиләләре гомер итә. Яшьләр мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән «Ипотека» дәүләт программасы хыял гына булып калмаган, ә тормышка ашырылган. Газы, суы, уты булган бер һәм ике катлы йортлар ерактан балкып утыра. Яшьләр инде тырышып җиләк-җимеш куаклары утырта, өй тирәләрен төзекләндерә. Бу яшьләр авырлыклардан курыкмыйча, авылдан йөз чөермичә, язмышларын туган җир, туган авыл белән бәйләгәннәр. Төрле һөнәр сайлаганнар алар. Араларында савымчылар, шәфкать туташлары, машина йөртүчеләр, икътисадчылар, механизаторлар, укытучылар, пешекчеләр, эшчеләр бар. Иң куанычлысы - һәр гаиләдә икешәр-өчәр бала тәгәрәп үсә.
    Хәзер кайберәүләр авылга, җиргә булган мөнәсәбәт кире якка үзгәрә, дип сөйләргә яраталар. Хәтта аның киләчәге бетүгә бара дип әйтергә дә курыкмыйлар. Сүз дә юк, сәбәпләр төрле-төрле: берәүләр ерактан бәхет эзли, берәүләр, болары күпчелек булса кирәк, турысын гына әйткәндә, шәһәрдә яшәргә телиләр... Барысы да изге ният белән эшләнә. Кеше җәмгыятьтә үз урынын эзләргә һәм табарга хокуклы гына түгел, тиеш тә. Ләкин авыл, туган болыннар кемгә кала? Алар турында иртәгесе көнне кем кайгыртыр?
    Ныклабрак уйлаганда, бу сораулар чорыбызның иң катлаулы, иң борчулы мәсьәләсенә әйләнеп бара, буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан.
    Ә безнең Татарстан урамында эш кайный. Яшьләр яңа тормыш төзи, нигез кора. Тормыш кыенлыкларыннан курыкмыйча, бүгенге җәмгыятькә кирәкле икәнлекләренә инанып, яшьнәп яши алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: