Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының Борды, Теләнче Тамак авылы яшьләрен нәрсә борчый?

Февраль башында авыл җирлекләрендә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре яшьләр белән очрашуларга чыга башлады. Авылда эшләп-яшәүче актив яшьләрне барлау, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклап, бергә хәл итү юлларын эзләү - мондый очрашуларның төп максаты. Күптән түгел шуларның берничәсендә - Борды һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үткән очрашуларда булып...

Кичке сәгать алтыда башланасы очрашуга районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев һәм бүлекнең баш белгече Фәнүдә Фәррахова белән алдан ук чыгып киттек. Очрашуны исә мәдәният йортында урнашкан китапханәдә түгәрәк өстәл рәвешендә оештырганнар иде.

- Безнең бүген биредә очрашуыбыз юкка гына түгел, - дип сүз башлады Илнур Гәрәев. - Мәктәп укучылары район тормышында, анда уздырыла торган барлык чараларда актив катнашалар. Районда гына түгел, республикада үзләрен күрсәтәләр, районны таныталар. Ә менә студентларыбыз, авылда эшләп-яшәүче яшьләребез җәмәгать тормышыннан читтә кала. Араларында актив, үзенчәлекле кешеләр юк түгел. Безнең аларны барлап, сәләтләрен күрсәтәсебез, актив тормышка тартасыбыз килә. Менә бу хакта уйланырга, фикер уртаклашырга кирәк безгә, - диде ул.

Шулай ук районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы җыелган авыл яшьләренә районда яшьләр Парламентын, Советын булдыру, һәр авылда яшьләр активын берләштерү зарурлыгы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Сүз уңаеннан, бу елда районда яшьләр өчен эшләячәк программалар, чаралар турында да әйтеп үттеләр.

- Үткән елда эшләп килгән «Иң төзек хуҗалык» программасы бу елда да эшләячәк. Моннан кала быел утыз биш яшькә кадәрле яшьләр арасында «Минем һөнәрем» дип аталучы программаны эшләтеп җибәрдек. Үз һөнәрен яраткан, аның дәрәҗәсен күтәрергә, әлеге программада катнашырга теләгән яшьләрдән гаризалар кабул итәбез. Шулай ук быел «Идеяләр парады» дигән тагын бер яңа бәйге дә игълан ителә. Авылдагы тормышны яхшыртуга яки башка чынбарлыкка ашырырдай кызыклы идеясе, уйлары булган кешеләрне әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Җиңүчеләр шул идеяләрне тормышка ашыру өчен грантларга ия булачак, - дип әйтте Илнур Гәрәев.

Очрашу азагында түгәрәк өстәлгә җыелган яшьләр арасыннан җирлекнең активистлары сайланды. Гадәттә, һәр җирлектән яшьләрнең фикерен тыңлаучы, кирәкле мәсьәләләрне район җитәкчелеге алдында куя белүче, кыскасы, үзе янына яшьләрне туплый белүче вәкил итеп бер кеше сайланса, бу юлы Бордыда ике активистны сайлап алдылар. Бу утыз яшьлек ике бала анасы Елена Маслова һәм егерме дүрт яшьлек Александр Дусманов булды. Ни өчен нәкъ менә алар соң?

Реклама

- Элегрәк, мәктәптә укыган, студент булган чакларда авылдагы дус кызлар, иптәшләр белән һәрдаим очрашып тордык, төрле чараларда катнаштык, бергәләп күңел ачтык - үзебезне төрле яктан күрсәтергә тырыша идек. Бүгенге көндә авылларда яшьләр актив түгел, очрашып аралашу, фикер алышу дигән әйбер дә юк диярлек. Уйлый калсаң, авылларда яшьләрне тотып торырдай кызыксындыру чаралары юк бит. Әлеге хәл мине борчуга сала, нәрсәдер эшлисе, авыл тормышын уңай якка үзгәртәсе килә, - дип Елена Маслова үзе үк әлеге сорауга җавап та бирде.

Теләнче Тамак авылында узган очрашуга да яшьләр күп җыелган иде. Чара бәхәсләр белән, төрле сораулар биреп җанлы барыр дигән идем. Әмма алай булып чыкмады. Ни өчендер, яшьләр пассив иде.

- Авылның активын сайлау да бик сүлпән барды. Нишләп авыл яшьләре бик пассив соң? Аларны, гомумән, нәрсә кызыксындыра? Теләнче Тамак авылында әлеге сорауларга җавап таба алмадык...

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшьләргә уздырылган яшьләр форумы, гомумән, район яшьләре алдында торган бурычлар турында сөйләде, үткәреләчәк очрашуларда, конкурсларда-бәйгеләрдә катнашырга чакырды.

Авыл яшьләре белән очрашулар 10 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар

2
X