Яшьләр көне белән!
Кадерле яшьләребез - егетләр, кызлар! Барыгызны да күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен...
Кадерле яшьләребез - егетләр, кызлар!
Барыгызны да күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз.
Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз. Яшьлек шуңа да яшьлек бит ул... Күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкәр итеп саклый. Кызлар, егетләр, сезнең кулда бүген шушы олы бәхет. Ул эчкерсез дә, хыялый да, канатлы да... Матур бәйрәмегез күңелле үтсен. Гомерегезнең иң матур - чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур гамәлләр белән үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев