Яшь спортчылар сынатмый
1994-1997 елгы яшүсмерләр арасында армспорт буенча республика беренчелегендә безнең районнан 16 спортчы катнашып, Яңа поселогы урта мәктәбеннән Александр Жеребенков һәм Роман Шипп, Күзкәйдән Илнур Хәсәнов, Эмиль Җиһаншин һәм Айдар Әхкыямов призлы урыннар алып кайттылар. Көзге каникуллар чорында Алабуга шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча ачык беренчелек үтте. Анда безнең район данын Биклән...
1994-1997 елгы яшүсмерләр арасында армспорт буенча республика беренчелегендә безнең районнан 16 спортчы катнашып, Яңа поселогы урта мәктәбеннән Александр Жеребенков һәм Роман Шипп, Күзкәйдән Илнур Хәсәнов, Эмиль Җиһаншин һәм Айдар Әхкыямов призлы урыннар алып кайттылар.
Көзге каникуллар чорында Алабуга шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча ачык беренчелек үтте. Анда безнең район данын Биклән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Теләнче Тамак яшүсмерләр клубы спортчылары яклады. Бикләннән Илназ Рамазанов, Фәнил Әхмәтшин, Радик Ермалаев, Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин үз авырлыкларында җиңүчеләрнең беренче өчлегенә керделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев