Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь хезмәткәрләр ветераннар белән очрашты

РФ Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсендә тармак ветераннары яшь хезмәткәрләр белән очрашты. Анда безнең район эчке эшләр бүлегенең яшь хезмәткәрләре һәм бүлекнең ветераннар советы рәисе Сергей Морозов та катнашты.

Очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр полковнигы Р.Бадыйков, идарә башлыгы урынбасары, эчке эшләр полковнигы А.Тихонов, ветераннар советы рәисе Н.Новиков яшьләр алдында чыгыш ясап, аларны хезмәт вазифаларын гадел башкарырга, халык белән мөнәсәбәттә итагатьле булырга чакырдылар. Яр Чаллы идарәсенең шәхси состав белән эшләү бүлеге баш белгече яшь белгечләр советының 2012 елга эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашуда яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар да алдылар, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Руслан Кашапов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X