Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе җиңүчеләре – Иске Абдулдан Әхтәмовлар

Районыбызда җәйдән бирле яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» дип исемләнгән конкурс барды. Әлеге бәйгедә Борды, Бордыбаш, Мәләкәс, Иске Абдул авылларыннан 6 гаилә катнашты.

Район комиссиясе әгъзалары, ә аның составында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, бүлек белгече Фәнүдә Фәррахова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина бәйгедә катнашкан гаиләләрнең өй яны территорияләрендәге чисталыкны, эстетик матурлыкны, йорттагы терлекләрнең булу-булмавын, бакчадагы чәчәкләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр күплеген, өйне ничек бизәүләрен, гаиләнең нәрсә белән шөгыльләнеп, ничек көн күргәнлеген карап йөрделәр, үзләренең бәяләрен бирделәр.

Җәйдән бирле барган конкурска нәтиҗәләр ясар өчен, беренче булып, яшь гаиләләр алдында Илнур Рәкыйпович сүз тотты. Ул әлеге бәйгене хуплап, катнашырга ризалык биргән гаиләләргә рәхмәт әйтте, алга таба да ихата-кураларын карауларын, аны төзекләндерү, матурайту өстендә эшләүләрен, киләсе елларда да мондый бәйгеләрдә катнашуларын сорады. Йомгаклау өчен сүз район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллинага бирелде. Ул гаиләләрне ихлас котлады һәм бүләкләү тантанасына күчте. Бордыбаш авылыннан Илдар белән Зилола Шакировлар гаиләсе «Иң уңайлы өй», Мәләкәстән Алексей белән Лилия Павловлар гаиләсе «Минем өем - минем бишегем» номинацияләрендә җиңү яулады. Соңыннан сүзне район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина алды. Ул «Гаилә учагы» номинациясендә җиңү яулаган Борды авылыннан Андрей һәм Вера Трониннар гаиләсен җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Түргә яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә III урын алган Мәләкәстән Мотаһировлар, II урынга лаек булган Иске Абдулдан Вахитовлар гаиләләрен чакырдылар. Роза Таһировна бу гаиләләргә матур теләкләр әйтте, җылы котлады. Ә Иске Абдул авылыннан Илгиз белән Гүзәл Әхтәмовлар гаиләсе быелгы конкурсның төп җиңүчеләре итеп табылды. Аларның барысына да Грамоталар һәм спорт кибетенә сертификатлар тапшырылды.

Тантана тәмамлану белән Мәләкәстән Оксана Мотаһирова белән әңгәмә кордык.

- Быел бу конкурста беренче генә катнашуыбыз. Әлбәттә, бәйгегә бик җитди карадык, курыктык та әле бераз. Комиссия әгъзалары өйләребезне, бакча территорияләрен карап китте. Безгә әле ихатабызны тулысынча төзекләндереп, матурлап бетерергә бик күп вакыт кирәк. Аңа карамастан бик тырыштык. Мондый бәйгеләрне оештырулары өчен рәхмәт, - дип җаваплады мине әңгәмәдәшем.

Былтыр Әхтәмовлар яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашып «Иң иҗади гаилә» номинациясендә җиңү яулаган иде. Быел алар янәдән көчләрен сынап карарга булган. Гүзәл ханым Әхтәмова бик теләп, минем белән сөйләшеп алды.

Реклама

- Конкурс безнең гаилә өчен яңа булмады. Комиссиянең нәрсәләргә игътибар итүләрен белә идек. Без өй эчләрен, бакча территориясен, ишегалларын матурладык, төзекләндердек.

Шул вакыт сүзгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фәнүдә Фәррахова кушылды.

- Быел әлеге гаилә нинди генә эшләр эшләмәгән?! Гел исең-акылың китәрлек. Өйләрен дә матурлаганнар, чәчәкләр, гөлләр бихисап утыртканнар. Бакчаларын, маллар тора торган абзарны да төзекләндерергә өлгергәннәр. Мондый гаиләләр соклану хисе уята, - диде Фәнүдә Фәнисовна.

- Без маллар, күп итеп тавык-чебешләр дә асрыйбыз. Тормыш иптәшем Илгиз, балаларым Лиана һәм Лилия белән мәш киләбез. Быел бакчабызда яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә бик уңды. Аеруча кабакка исебез китте. Каерылып үсте ул!

Үзем мин Чаллы кызы, ләкин моңа карамастан авылда яшәвемә бер дә үкенмим, киресенчә, сөенәм генә. Аллага шөкер, эшләп торабыз, олы кызыбыз мәктәптә укый, кечкенәбезгә 6 яшь. Алар да авылны бик ярата. Булганына шөкер итеп яшибез, - дип сөйләде миңа Гүзәл Әхтәмова.

Мин районыбызда бар яктан да уңган-булган, тырышып, җир җимертеп яшәп ятучы гаиләләрнең булуы белән горурланып куйдым. Аларга бар эшләрендә дә уңышлар, гаилә иминлеге телисе, матурлык яратулары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X