Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь армиячеләр сафы ишәя

Тукай районы мәктәпләрендә укучылар «Юнармия» хәрәкәтенә теләп кушыла. Бу атнада 313 укучы яшь армиячеләр сафын тулыландырды. 

Балалар һәм үсмер-ләрнең «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда РФ оборона министры Сергей Шойгу башлангычы белән оештырылды. Ул бүгенге көндә республикада да иң зур патриотик хәрәкәт булып санала. Анда теләге булган сигез яшьтән унсигез яшькә кадәрге кызлар-малайлар катнаша ала. 
Районыбызның «Юнармия» хәрәкәтендә катнашучылар сафы ел саен тулылана бара: 205 яшь армияче рәтенә шушы көннәрдә тагын 313 укучы басты. 15 мартта Түбән Суыксудагы «Алга» универсаль спорт комплексында 135 малай һәм кыз тантаналы төстә «Юнармия» хәрәкәте вәкиле булу өчен ант бирде. 18 март көнне тагын 178 укучы кушылды, алар да тантаналы рәвештә Сосновый Бордагы «Яшьлек» универсаль спорт залында һәм Яңа поселогындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кабул ителде. Шулай итеп, бүген районның яшь армиячеләр сафында 22 мәктәптән 518 үсмер тупланды.
Яшь армиячеләрне «Юнармия» хәрәкәтенең Тукай районы җирле бүлеге башлыгы Николай Хлопунов, Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев, комиссариатның хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Барый Минһаҗев, район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рәдис Әбделминов тәбриклә-деләр.
«Яшь армиячеләр чын Ватанны саклаучы булыр өчен яхшы укырга, физик әзерлек белән шөгыль-ләнергә, бар яктан да үрнәк булырга тиеш икәнлекләрен аңлап эш итә. Бәлки кайберәүләре киләчәк язмышын армия белән бәйләр. Армия белән бәйләмәгән очракта да отрядта алган тәҗрибә тормыш өчен бик кирәк булачак. Бу – яшь буынга төрле яклап үсү өчен мөмкинлек бирә торган тагын бер мәйдан», – дип үз фикерен белдерде «Юнармия» хәрәкәте башлыгы Николай Хлопунов. 
Яшь армиячеләр әйбәт укулары, тәртипләре белән генә түгел, җәмәгать эшләрендә актив булулары белән дә яшьтәшләренә үрнәк күрсәтәләр, алар – мәктәптән тыш эшләрдә әйдәп баручылар. 
«Юнармия»челәр үз-ләрен чын патриотлар итеп саныйлар һәм әлеге хәрәкәтнең вәкиле булулары белән горурланалар. «Минем өчен яшь армияче булу – зур горурлык. Ватаныма тугрылыгымны күрсәтү мөмкинлеге булуга мин бик шат», – ди Самира Ибәтова. Аның фикеренә кушылып, Диана Шаһиева да: «Юнармия» хәрәкәте Ватаныңа, үз туган җиреңә мәхәббәтнең нәрсә икәнен төшенергә ярдәм итә, җәмгыятьтә үз урыныбызны билгеләргә өйрәтә», – дип яшьләр хәрәкәтенә ирекле һәм аңлы рәвештә кушылулары турында сөйли. Алар барысы да алдан үз теләкләре белән гариза язып, анкета сорауларына җаваплар биргәннәр. 

Алина Семенова, 
мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.

/ Фотолар Алина Семеновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев