Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Соңгы арада районда янгын очраклары саны ешая бара. Әйтик, 26 апрельдә бер көндә дүрт очрак теркәлде. «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә ике мунча, «Транспортник»та йорт янды. Кырныш авылында үләнгә ут капты, ялкын ихатадагы төзелеш объектына да үрләде. Электр төзексезлеге аркасында Иске Җирекле авылында да мунча янды.

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Ул янгынга каршы көрәшне көчәйтүгә, янгыннар санын киметүгә һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышында хәбәр итте.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мисал өчен, гражданнар өчен штрафның күләме 2-4 мең сум, вазифадагы затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай ук әлеге чорда республикада торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) ризык пешерү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. 

Илнар МИФТАХОВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев