Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгыннарның күпчелеге электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыга

Ай башыннан район территориясендә сигез янгын очрагы теркәлде, аларның дүртесе Мәләкәс авыл җирлегендә, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.

2 декабрь көнне Кече Шилнәдә мунча янды, 4есендә Иске Җирекледә сарайда ут чыкты, 8 декабрьдә шушы ук авылда торак бинага ут капты, шул ук көнне тагын Иске Җирекледә ике фатирлы йортта янгын булды. Бу фаҗигаләрнең барысы да электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыкты. 16 декабрьдә Яңа поселогында мунча мичен артык кыздыру янгынга китерде. Шул ук көнне Ильбухтинода хуҗалык эшләре өчен дип төзелгән бинага ут капты. 17 декабрьдә Бикләндә баз өстенә каплаган җылыткыч материал янды. Ут электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев