Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яллардагы давыл район авылларына һәм оешмаларга зур зыян салды

Әлеге хәбәрдән башланды бүген хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсе.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә кичтән башланып, төн дәвамында яңгыр катыш боз белән барган көчле давыл райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шәхси хуҗалыкларны читләтеп үтмәде. Гарасат "Кама" агрофирмасы, "Кама-Бекон" җәмгыяте, "Алмаз" хуҗалыгы кырларындагы 2400 гектар язгы бодай, 380 гектар арпага, җәмгысы 2780 гектарга зыян салды. "Чаллы-Бройлер" җәмгыяте кошчылык комплексының 106 мең квадрат метр түбәсен алып ташлады. Нәтиҗәдә биредә шулай ук газ, электр энергиясе белән тәэмин ителеш бозылган. Суровка, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Куады, Шилнәбаш, Сосновый Бор авыллары да давыл аркасында утсыз калды. Якшәмбе көнне районның электр станциясе хезмәткәрләре торак пунктларга чыгып, төзәтү эшләрен башкардылар, кичке сәгать бишкә авылларны утлы иттеләр. Кайбер авыл җирлекләрендә давыл шәхси йортларның түбәләрен салдырып китте, башка төр зыян салды. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегендәге Аулаш, Иштирәк авылларының һәркайсында җил 13әр йортның түбәсен алып ташлаган. Шилнәбаш җирлегенә керүче Тогаево авылында 9 йортның фасады боз явып, урыны белән чәрдәкләнеп коелган. Шилнәбашның үзендә дә боздан 15 йорт фасады зыян күргән. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа Сарайлы авылында көчле җил шулай ук бер шәхси йортның түбәсен салдырган. Якшәмбедән дүшәбегә булган төндә исә гарасат Яңа Җирекле авылындагы бер йортның түбәсенә өлешчә зыян салган, Җәйләүдә яшенне кире җибәрү җайланмасы төшкән, Бордыда исә электр линиясенә элемтә баганасы төшкән. Давылдан зыян күрүчеләр тагын да күбрәк булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр киңәшмәдә. Гарасат районга ничә сумлык зыян китергәне әлегә билгеле булмаса да, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова сүзләренә караганда, табигатьнең холыксызлануы районга шактый югалтулар китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев