Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»ның маягы булып калды

Карлар эреп, бакча эшләре башланыр алдыннан журналист дустыбыз Дамир Казаннан авыр операция ясатып кайтты. Элек тә берничә операциядән соң тернәкләнеп, матураеп, тазарып киткәч, монысын да җиңәр, кулына каләмен алып, язасы әсәрләрен төгәлләр, үзе эшләгән «Якты юл» газетасы редакциясенә килеп, яшь журналистлар белән эчтәлекле әңгәмәләр үткәрер, берәр шаян хикәясен укып көлдерер...

Бу юлы фатирына хәлен белергә кергәч, ишек катына акрын гына килеп, хәлсез кулын биреп күреште. Йөзе сулыккан, яңаклары батып кергән, тавышы зәгыйфь, күлмәге аша күкрәген бәйләгән ак тасма күренеп тора.

- Сиңа Дамир, дускай, болай кузгалып йөрергә ярамыйдыр? Авырга килмәгәе.

- Ятып та арып беттем инде. Операция катлаулы булды бит. Соңгарак калганмын, соңгарак...

Сәбәбен төпченеп тормадым, урындагы табиблар төгәл диагноз куймыйча озак йөрткәннәр.

...Язу өстәлендә ак кәгазь битләре. Конверт эчендә төрле еллардагы фоторәсемнәре күренеп тора. Компьютер. «Аны да кабызып эшләп китә алмыйм»,- дип зарланып алды. Шулай да өстәлдәге фоторәсемнәрне бергәләп карыйбыз. Дамир аңлатмалар бирә. Менә 1960 елның җәе. Дамир Казан университетының татар филологиясе бүлеген матур хыяллар белән тәмамлап, туган ягына Чистай шәһәре һәм районы газетасына әдәби хезмәткәр булып кайта. Мәкаләләр язу белән бергә, яшь каләм тибрәтүчеләрне туплый. Газета редакциясе каршында әдәби түгәрәк оештыра. Айга бер, кайчагында ике айга бер тапкыр әдәби сәхифәләр чыгара, түгәрәк әгъзаларының әсәрләре басыла. Нәкъ шушы чорда Чистайга туганы Таһиров, Чистай сәгать заводының баш инженеры гаиләсенә кунакка шагыйрь Хәсән ага Туфан килеп төшә. Шушы уңай форсаттан файдаланып, Дамир олы шагыйребезне яшь каләм ияләре белән очрашуга чакыра. Редакциянең олы бер бүлмәсендә татар шигърияте, язучылар һәм үзенең сөргендәге тормышы турында сөйләшү була. Бу хакта Дамирдан сорашкач, миңа озаклап сөйләшү авыр, кәгазьгә язып бирермен, диде. Икенче килүемдә болай дип язып бирде: «Сталин лагерьләреннән кайтканнан соң, Хәсән ага Туфан, Чистайга килеп, шундагы туганнарында күпмедер вакыт ял итеп торды. Шул көннәр эчендә бер генә мәртәбә дә шәһәр газетасы редакциясенә керми калмагандыр - журналистлар, әдәбият сөючеләр белән очрашты. Бөтен күңел җылысын биреп, үзенең иҗат юлы, башка татар язучылары, әдәбият үсеше мәсьәләләре турында сөйләде. Аның йөзенә, үз-үзен тотышына карап, һич кенә дә лагерь дигән тәмуг михнәтен кичкән кеше димәс идең». Шул очрашулар истәлеге итеп Дамир Харрас улы берничә фото күрсәтте. Рәсемдә яшь журналист, әдәбият түгәрәге җитәкчесе Дамир Вагыйзов, түгәрәк әгъзасы Камил Дәүләтшин (соңыннан әдәбият белгече, галим) Хәсән Туфан укучыларга истәлеккә култамгасын куеп, китаплар бүләк итә. Әдәбиятка мәхәббәт хисе 1970 ел азагында Чаллыга күчеп килгәч, гигант Кама автозаводын һәм авыл хуҗалыгы зонасын төзүчеләр белән ешрак аралаша төшкәч, тагын да көчәйде. Бу вакытта шәһәрдә татар телендә чыга торган басмалар юк иде. «Камгэсэнергострой» идарәсенең «Кама таңнары» шәһәр газетасының «Коммунизм байрагы» - болар русча басмаларының татарча дубляжы гына иде. 1976 елның 29 июленнән Чаллыда Тукай районының мөстәкыйль «Якты юл» газетасы, ниһаять, татар телендә чыга башлады. Русчага да тәрҗемә ителде. Газетаның баш мөхәррире итеп Дамир Вагыйзовны билгеләделәр. Ул үз тирәсенә оста каләм ияләрен - язучыларны һәм журналистларны туплап, газетаның эчтәлеген, бизәлешен яхшыртуга зур көч куйды. Газета эшендә Хәниф Хөснуллин, Равил Вәлиев, Ирек Диндаров, Газиз Кашапов, Эдуард Касыймов, Мәхмүт Газизов, Шамил Шәйдуллин, Рафис Хисамиев, Кадыйр Сибгатуллин, Фаяз Дунай, Рәшит Юнысов, Миркадәм Матшин, Нәҗип Мадьяров һәм башкалар теләп катнаштылар. Үзләренең әсәрләрен шушы дөньяга чыгардылар. Дамир һәркайсы белән уртак тел таба белде, хәтта кайбер темаларны үзе тәкъдим итеп яздырды. Әлбәттә, язучылар иҗаты белән баетылган, аларның юльязмалары, хикәя-

очерклары урын алган газетаның абруе үсте, тиражы көннән-көн күтәрелде. Дамир Харрас улы үзе дә каләмен юмор-сатира жанрында сынап, хикәяләр, юморескалар иҗат итте. Вакыты тыгыз булдымы, ул аларны республика газета-журналларына бирергә ашыкмады. Бервакыт шушы хәлгә борчылгандай «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәре, язучы Барлас Камалов: «Дамир Харрасович, сезнең Чаллыга киткәч, әдәбият мәйданыннан югалды. Казанда чагында бик өметле хикәяләр иҗат итеп бастырган иде. Нәрсә булды икән аңар?» - дигән сорау куйган иде. Чаллыга кайткач, моны Дамирның үзенә җиткердем. Ул исе китмәгәндәй: «Барлас дөрес әйтә, анысы. Казанда укыганда, яшь язучылар альманахында «Казан утлары»нда хикәяләрем басылып чыккан иде. Күрәсез бит, Чаллыдан зур төзелеш бөтереп алды, башта газета мөхәррире урынбасары, партия оешмасы комиссиясе әгъзасы, партия оешмасы секретаре - җәмәгать эшләре муеннан. Шуңа азрак язылгандыр, вакыты да тимәгәндер инде. Әмма букчамдагы каралама хәлендәге язмаларымны карап чыгасы бар. Барлас белән очрашканда шулай аңлатырмын әле», - диде.

Шөкер, әлеге сөйләшүдән соң байтак еллар узгач, папкадагы әйберләрен карап төзәтеп, «Үч» дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгын редакцияләп китап итеп бастырды. Күпсанлы укучылар аны бик җылы кабул иттеләр. Рәхмәт сүзләре ишетеп, күңеленнән рәхәт мизгелләр кичергәндер ул.

Үз кул астында эшләгән каләм әһелләре Хәниф Хөснуллин, Ирек Диндаров, Равил Вәлиев, Рахман Шәфигуллиннарның Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүләренә нык сөенде ул. Журналистлар Гамир Гайфетдинов, Рәзинә Насыйбуллинаның тирән уй-кичерешле шигырьләренә югары бәясен бирде. Тирән фикерле, матурлыкны бөтен җаны-тәне белән тоя белгән, укучыны дулкынландырырлык әсәрләр иҗат иткән, матбугат эшен яхшы оештыручы, газета тирәсенә язучыларны һәм яшьләрне туплый белгән, күбесе белән иҗади дуслыкта эшләгән гаять сәләтле дустыбыз Дамир Харрас улы Вагыйзовны һәрчак истә тотарбыз. Ул яшьләрне кыю һәм дөресен язарга, халык мәнфәгатьләренә һәрвакыт тугры булырга өйрәтте. Оста сүзе - яктыюлчылар өчен һәрчак сүнмәс маяк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев