Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Якты юл»ны кунак көткәндәй көтеп алабыз

«Якты юл»ны кунак көткәндәй көтеп алабыз

Фәнүзә Камалова, 
Октябрь Бүләк авылы: «Газета – күзем дә, колагым да... кебек»

Район газетасын чыга башлаганнан бирле, ел саен алдырабыз. Менә кулга «Якты юл»ның яңа – 2020 елгы саннарын алдык. Газетаның эчтәлеге яхшы булгач, укырга да күңелле. Гомер буе укытучы булып эшләдем. Педагог ул – агитатор да, мәдәни чараларны оештыручы да, авыл халкына рухи тәрбия бирүче дә, кыскасы, мәгърифәтче. Шундый зур вазыйфа башкаручы кешенең район газетасын алдырмыйча яшәвен күз алдына да китерә алмыйм. Район яңалыклары, җирлегебездә яшәүче кешеләр турындагы язмалар, файдалы киңәшләр – газетада бөтен темага да материаллар чыгып тора. Республика тормышын чагылдырган кушымталы җомга саны әдәби сәхифә, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләргә бай булып чыга. Гади кебек күренгән бер мисал китерәм: мәңге яшәрдәй булып дөнья куган чагында, кайвакыт, «Якты юл»да фани дөньядан киткән кешегә карата некролог бирелә. Шушы хәбәрне укыгач, үлем турында исеңә төшереп, үз-үзеңә хисап бирәсең, тукталып уйланасың. Бу – кешенең рухын тәрбияләү. Газетаның эчтәлеге канәгатьләндерә, бизәлеше дә ошый. Кешеләр турында җылы итеп язылган зарисовкалар бирүегез күңелемә аеруча якын. Хезмәт кешесен хөрмәтләү билгесе бит ул язмалар. Көтеп алган газетаны килгән көнне үк башыннан ахырына кадәр бер тында укып чыгам. Аннары, бушрак чагымда, утырып тагын бер тапкыр тәмләп укырга яратам. Ниндидер сәбәп белән газета үз вакытында килеп ирешмәсә, үземне сукыр кешедәй хис итәм. Тәкъдимнәргә килгәндә исә, сез, журналистлар, үз эшегезне белеп башкарасыз дип уйлыйм. Укытучы буларак, мондый фикерне җиткерәсем килә, яңа елдан башлап мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан кешеләр турында зарисовкалар биреп барсагыз яхшы булыр иде. «Якты юл»ыбызны район җирлегендә яшәүче һәр гаилә алдырсын дигән теләктә калам. Барчаларыбызга да Аллаһ Тәгалә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, бәхет-тәүфыйкъ бирсен!

 

Кәүсәрия белән Мирзаһит Нәҗмиевләр: 
«Якты юл» – район тарихы ул.
 
Атнасына ике тапкыр кунак көтәбез – чәршәмбе юкарак булып, ә җомга көнне бик купшы киенеп бер кунак килә безгә – ул да булса, «Якты юл». Торнаташка күчеп кайтканыбызга ун ел, «Якты юл» белән дуслыгыбызга да дистә ел булды. Газетаны алдыргач, район тормышыннан хәбәрдарбыз. Барлык яңалыкларны беләбез. Иске Абдул җирлегендә яшәгән кешеләр турындагы язмаларны кат-кат укыйбыз. Бигрәк тә зарисовкалар, хикәяләр укырга яратабыз. Бер теләгебез бар – газетада татарча кроссворд, сканвордлар бирсәгез яхшы булыр иде. Үткән елны өч санда килгән кроссвордны чишеп «Мин «Якты юл»га язылам» дигән җөмләне укыдык. Кызыклы да, шул ук вакытта баш мие өчен дә файдалы шөгыль бит ул. Кроссворд булса, киләсе санны аеруча нык көтәсең. Газетаның бар ягы да килгән, бик ошый. Шулай да, бер тәкъдимем бар: кайбер авыл җирлекләре турында мәкаләләр еш бирелә (Күзкәй, Биклән). Кайбер авыллар бераз читтәрәк кала. Безнең «Асылъяр» ансамбле – районыбызның йөзек кашы. Без бик горурланабыз җирлегебездәге ансамбль белән. Менә алар хакында яңа елда язма булыр дип өметләнәм. Намаз вакытларын тиешле вакытта биреп баруыгыз да сөендерә. Газетаны төпләмә итеп җыеп барам. «Якты юл» – район тарихы ул. Бергәләп языйк тарихыбызны. Һәм ул тарих матур булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев