«Якты юл»дан – якты яз
Яз ул яңарыш, үзгәреш чоры, табигать, тереклек уянган, күңел назга сусаган чак. Нәкъ менә шушы сусауны басар өчен, язларның назын йөрәкләргә илтеп җиткерү өчен «Якты юл» сезгә килә. Безнең укучыларыбыз ничек яши, нинди хыяллар белән яна, газетаны ничек итеп күрергә тели – менә шушы сорауларга ачыклык кертү өчен безнең коллектив авыл җирлекләренә чыга.
Шундый очрашуларның беренчесе 2 апрельдә Мерәс,
5 апрельдә Түбән Суыксу авыл клубларында үтәчәк.
Кунакка барганда бүләгеңне дә алырга онытма, диләр. Без дә сезгә буш кул белән бармыйбыз, ә үзебезнең иҗат төркемебезне алып киләбез. Яшь һәм талантлы башкаручылар Артур Салихов, Наил Әнәсов һәм Чаллының моңлы сандугачы Гөлназ Закирова ике сәгать дәвамында сезгә үзләренең җырларын бүләк итәчәк. Уен-көлке, «Якты юл»дан бүләкләр уйнату – болар барысы да сезнең өчен.
Син анда булырга тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев