Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа посёлогында Сабан туе (фото)

    Ул көнне табигать тә, Яңа посёлок хезмәтчәннәренең кәефен төшерергә оялгандай, иртәдән кояшлы, аяз булды. Агачларның яфраклары "Сабантуй бүген посёлокта, илаһи зур тамаша, барыгыз да Сабантуй мәйданына ашыгыгыз " - диеп пышылдашып , шатлыклы хәбәрне иркә җилләр канатына утыртып, авылдан-авылга, өйдән-өйгә тараттылар. Мәйданга халык шактый җыелган иде. Көчле фанфаралар астында театраль...

    Ул көнне табигать тә, Яңа посёлок хезмәтчәннәренең кәефен төшерергә оялгандай, иртәдән кояшлы, аяз булды. Агачларның яфраклары "Сабантуй бүген посёлокта, илаһи зур тамаша, барыгыз да Сабантуй мәйданына ашыгыгыз " - диеп пышылдашып , шатлыклы хәбәрне иркә җилләр канатына утыртып, авылдан-авылга, өйдән-өйгә тараттылар.

    Мәйданга халык шактый җыелган иде. Көчле фанфаралар астында театраль тамаша башланды һәм олысын- кечесен узган гасырларга, ерак әби-бабаларыбыз чорына алып китте. Сабантуй тарихы 9 гасырларга барып тоташа. Борынгыдан хезмәт сөюче халкым җирен эшкәртеп, чәчүен вакытында чәчкәннән соң, җыелып, күңел ача торган булган. Әйе, Яңа посёлогындагы Сабантуенда техника юк заманнарда ничек итеп хезмәт куелганын бүген бик төгәл, җиренә җиткереп күрсәттеләр: кул сабаны белән җире сөрелде, тубаллар белән иген чәчелде. Хәзер кояш белән яңгырны көтәсе калды. Менә алар - зур кояш макетын күтәреп," Каенкай" балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе Каримова Г.М.) "Кояшлы ил" җыры астында хореографик күнегүләр күрсәтә. Җәй җәй инде, әле генә кояш булса, менә яңгыры да килеп җитте. Башлангыч сыйныф кызлары "Ләйсән яңгыры" биюен шундый оста башкардылар, зонтиклар хәрәкәтенә күзләр чагыла. Игенченең өмете- чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуы һәм аны бәла-казаларсыз җыеп алу. Шифалы яңгырлардан соң тишелеш искиткеч: мәйдан уртасын хәзер яшел тукыма биләп алды. Өлкән сыйныф кызлары гүя иген басуы. Талгын җилдә тибрәлеп салмак кына хәрәкәтләр белән җәй биюен башкаралар. Кәефләр күтәренке, халык Сабантуена әзерләнә, сөлгеләр чигәр вакыт җитте. Мәйдан уртасына татар халкының "Сөлге чигәм" җыры агыла. Өлкән класс укучылары гүя аккошлардай мәйдан уртасына чыктылар.Хәрәкәтләре шундый нәфис, килешле, костюмнары күз явын алырдай матур, чиккән сөлгеләре искиткеч. Шул вакыт матур бизәлгән кыңгыраулы атта Сабантуена бүләк җыючы "Чишмә" - фольклор коллективы килеп керде. Кызларның кәефләре күтәренке: һәрберсенең кулында атап чигелгән сөлге. Бусы - алдан килүче атка, ә бусы - баганага менүчегә, монысы инде - Сабантуй батырына һәм башкалар. Менә "Сабантуй" башланды... Егетләребез төшеп калганнардан түгел: көрәшәләр дә, капчык белән дә сугышалар. Аларның сусауларын басар өчен кызлар төркеме бизәлгән көянтә-чиләкләр белән "Су юлы" биюен башкарып, чишмәдән су алып кайттылар. Элек-электән Сабантуенда туйлар, вәгъдәләшүләр булган. Бүгенге тамашада халкыбызның бу күркәм традициясе төшеп калмаган. Авылның иң гүзәл кызы вәгъдә яулыгын, үзе чиккән кулъяулыгын Сабантуе батырына вәгдәләшү билгесе итеп бирә. Игеннәрне үстереп, уңыш җыеп алганнан соң , авылда кызыл туй көтелә...

    Посёлокта 11 милләт халкы яши. Бүгенге тамашада бу да читтә калмаган. Менә кыр батырларын котларга татар һәм рус милли киемнәреннән ветераннарыбыз чыга. Алар тырыш кыр батырларының авыр хезмәтен олылап, чәк-чәк белән сыйладылар. Рәхмәт сезгә тырыш игенчеләребез, хезмәт сөйгән механизаторларыбыз. Алар артыннан кулларына төрле төстәге шарлар султанчиклар тоткан төрле милләт костюмнары кигән фольклор коллективы, бакча балалары, мәктәп укучылары чыга. Мәйдан бердәм алкышларга күмелә, күккә төрле төстәге шарлардан салют күтәрелә. София Ротару башкаруындагы "Я, ты, он, она - вместе дружная семья" җыры мәйданга сыеша алмыйча, бик еракларга тарала. Сабантуй бәйрәмен күңелле үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен "Гигант" хужалыгына, Әҗмәкәй авыл җирлеге коллективына, Яна посёлогы урта мәктәбе коллективына, "Каенкай" балалар бакчасы коллективына, авыл җирлегендәге барлык мәдәният хезмәткәрләренә, "Чишмә " фольклор коллективына, иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

    Быелгы Сабантуй үзенең оригинал башлануы, актив уенчылары , күп көрәшчеләре , бай иганәчеләре, кыйммәтле бүләкләре белән һәркемнең хәтерендә озак сакланыр, дип хәбәр итә Яңа посёлогы мәдәният йорты художество җитәкчесе Нурия Абдуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: