Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа посёлогында игелек атналыгы үтте

Яңа посёлогында "Игелек бүләк итик " атналыгы үтте. 11 сентябрь көнне без - мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, машина йөртүчеләргә, юлга чыгучы авылдашларыбызга хәерле, изге юллар, матур теләкләр теләп, игелек эшләргә өндәү листовкалары, Татарстан республикасы флагы ленталары һәм татлы призлар өләштек. 15 сентябрьдә без балалар бакчасына барып, "Мин - сәламәтлек өчен"...

Яңа посёлогында "Игелек бүләк итик " атналыгы үтте. 11 сентябрь көнне без - мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, машина йөртүчеләргә, юлга чыгучы авылдашларыбызга хәерле, изге юллар, матур теләкләр теләп, игелек эшләргә өндәү листовкалары, Татарстан республикасы флагы ленталары һәм татлы призлар өләштек.

Реклама

15 сентябрьдә без балалар бакчасына барып, "Мин - сәламәтлек өчен" дигән бәйрәмдә катнаштык. Балалар белән уеннар уйнап, матур теләкләр теләп, һәр нәнигә конфетлар тараттык.

Аннары тыл ветераны Матрёна Колчерина янына барып, концерт номерлары күрсәттек. Авылыбызның иң күп китап укучысы, бугенге көндә кызганычка каршы, урын өстендә ятучы Джаник Григорьянцка яңа китаплар алып бардык.

Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янына купъеллык чәчәкләр утырту белән тәмамланды.

Без һәр кешене изгелекләр эшләргә өндибез, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәдәният йорты директоры Сәрия Әхсәнова, сәнгать җитәкчесе: Нурия Абдуллина һәм китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X