Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогындагы парк чистарып калды, исемгә ия булды

"Паркка яңа сулыш бирик" акциясе кысаларында Яңа поселогында урнашкан паркны чистартырга булдык. Шундый матур юкә-каеннары, миләшләре белән күкрәп утырган парк чүп өеме, шешә ватыклары белән буталып бөтенләй мескенләнеп калган иде. Парк эчендә урнашкан балалар мәйданчыгы да танымаслык мескен хәлгә килде. Бер көнне, күршеләр белән киңәшеп, паркны чистартырга булдык. Безнең бу...

"Паркка яңа сулыш бирик" акциясе кысаларында Яңа поселогында урнашкан паркны чистартырга булдык. Шундый матур юкә-каеннары, миләшләре белән күкрәп утырган парк чүп өеме, шешә ватыклары белән буталып бөтенләй мескенләнеп калган иде.

Парк эчендә урнашкан балалар мәйданчыгы да танымаслык мескен хәлгә килде. Бер көнне, күршеләр белән киңәшеп, паркны чистартырга булдык. Безнең бу башлангычыбызнв авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов күтәреп алды. Техника белән тәэмин итте, печән чапкычларны эшкә җикте. Берничә сәгать эшләп алдык, һәм ниһаять, парк күзгә күренеп чистарды, сафланды.

Хөрмәтле авылдашлар! Поселогыбыздагы паркларның чисталыгын бергәләп саклыйк. Алар киләчәк буыннарга мирас булып калырлык булсын. Бу паркны "Мирас" дип атарга булдык. Өмәдә катнашкан Сания Газизовага, Мөнибә Ахуновага, Гөлназ һәм Ленар Василовлар , Наҗия Хәмәтгәрәева , Нәсуха Садртдиновага, Фирдәвес Гайнетдиновага, Розалия Низамовага, Далира Шәйхетдиновага, Хәния Шәрипҗановага, Виталий Яканаевка зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз, дип яза Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев