Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында эшче яшьләр форумы үтәчәк

20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә - Яңа поселогының урман аланында Тукай муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм,...

20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә - Яңа поселогының урман аланында Тукай муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырачак. Форумда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре катнашачак. Алар палаткаларда яшәячәкләр. Моннан тыш, кичләрен гитара җыры конкурсы, Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан мастер-класслар һәм башка күптөрле кызыклы чаралар үткәрергә планлаштырабыз, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев