Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа поселогы яшьләре тын да алмыйча караган фильм, “Капкалы”уены һәм башка чаралар турында

    Фоторепортаж белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. 19 июнь көнне Яңа поселогы мәдәният йортында наркотекларга каршы көрәш акциясенә багышланган "Һәләкәттән сак булыйк" (Остановить беду) дигән тематик кичә булды. Мәдәният йортына урта мәктәп каршында оешкан" Рамбензон" лагерь балалары җыелган иде . Алар өчен "Зорка- Венера"- дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Балалар бу...

    Фоторепортаж белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин.

    19 июнь көнне Яңа поселогы мәдәният йортында наркотекларга каршы көрәш акциясенә багышланган "Һәләкәттән сак булыйк" (Остановить беду) дигән тематик кичә булды. Мәдәният йортына урта мәктәп каршында оешкан" Рамбензон" лагерь балалары җыелган иде . Алар өчен "Зорка- Венера"- дип исемләнгән нәфис фильм күрсәтелде. Балалар бу фильмны тында алмыйча, киноның " эченә кереп китеп" карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Кинога анализ ясадык. Аннан соң Яңа посёлогы медицина хезмәткәре Гөлгенә Садретдинова, баш китапханәче Ландыш Шарапова, сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина тирән мәгънәле чыгыш ясадылар. Балалар бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.

    Ә 20 июнь көнне кич белән Яңа поселогы мәдәният каршында бәйрәм төсе биреп, татарча музыка яңгырап торды. ТАССР ның оешуына 95 елга багышланган "Туган ягым - яшел бишек " дип исемләнгән музыкаль - тематик кичә иде ул. Яшьләргә Татарстан турында викторина оештырдык, аларның туган якларын бик яратканлыклары җавапларыннан күренеп тора иде , моңа без дә бик сөендек. Бу көнне рәхәтләнеп татарча күңел ачтык, җырладык, биедек, әби-бабаларыбызның элеккеге "Капкалы", "Сигезле", "Йөзек салыш " һәм башка бик күп төрле уеннарын яшьләр күңеленә сеңдереп каласы килде. Без аларны буынан-буынга тапшырып, саклап калырга тиеш.

    21 июнь көнне Яңа поселогының һәйкәле каршында "Хәтер көнен" билгеләп үттек. Һәйкәл янына Яңа поселогы урта мәктәп укучылары җыелган иде. Сугыш чоры балалары ирле-хатынлы Мөбәрәкша абый белән Әкълимә апа Касыймовлар да килгән иделәр. Алар үзләренең балачаклары булмау, бик иртә ятим калып, олыгаерга , тормыш арбасын сөйрәргә туры килгәне турында сөйләделәр. Укучыларга үгет-нәсыйхәт бирделәр. Безнең матур тормышыбыз, сабыйларның татлы йокылары өчен үзләренең гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм алар өчен венок салдык, дип хәбәр итә Яңа посёлогы мәдәният йорты директоры Сәрия Ахсанова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: