Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа һөнәрләргә өйрәтү башланды

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә пенсия яшенә җитеп килә торган гражданнарны яңа һөнәрләргә өйрәтү буенча укытулар башланды. Гражданнар, пенсиягә чыкканчы биш ел алдан укып, яңа һөнәрләргә өйрәнәчәкләр.

Беренче укучылар – 2019 елда илле яшь ярымга җиткән гражданнар. 5 августтан Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшләүче дүрт кеше беренче төркемдә флорист һөнәрен үзләштерә башлады. Шушы ук системада эшләүче җиде кеше электрон хисаплау машиналары (ЭВМ) операторы һөнәренә укый. Авыл җирлекләрендә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче тугыз социаль хезмәткәрне ЭВМ операторы белгечлегенә өйрәтү буенча тиешле документлар әзерләнә.
Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны укыту дәүләт хисабыннан башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев