Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләклеләр “Авылым иртәләре” дип аталган музыкаль кичә уздырды

"Бүген концерт була, кайтасыңмы?" - дип шалтыраттылар авылдан. Каяндыр килгән профессионаллар куйса, бәлкем, исем дә китмәс иде, авылныкылар әзерләгән, дигәч кайтырга булдым. Телевизор-компьютер заманы, җылы өеннән, уңайлы диваныннан аерылып, караңгы кичтә, көзге пычракта кемнең клубка барасы килеп торыр икән, дип курыккан идем дә, ялгышканмын. Үзешчәннәр иҗатына, гади, халыкчан башкаруга битараф...

"Бүген концерт була, кайтасыңмы?" - дип шалтыраттылар авылдан. Каяндыр килгән профессионаллар куйса, бәлкем, исем дә китмәс иде, авылныкылар әзерләгән, дигәч кайтырга булдым. Телевизор-компьютер заманы, җылы өеннән, уңайлы диваныннан аерылып, караңгы кичтә, көзге пычракта кемнең клубка барасы килеп торыр икән, дип курыккан идем дә, ялгышканмын. Үзешчәннәр иҗатына, гади, халыкчан башкаруга битараф булмаганнар күп икән ләбаса! Зал шыгрым тулы. Җитмәсә, ял көне, бәйрәм. Минем кебек шәһәрдән кайтучылар да байтак.
Туган җир, туган туфрак... Хәтфә үлән каплаган урамнарың да, урман-әрәмәлекләрең дә, күкрәгеңнән ургылып чыккан чишмә суларың да - барысы да, барысы да бик кадерле... Яшәү чыганагы булган кояшны һәм серлелек белән балкыган ай-йолдызларны тәүге тапкыр синдә күрдем. Җир җылысын, икмәк тәмен синдә тойдым, Туган җирем... "Авылым иртәләре" дип исемләнгән кичә күңелләрне кузгата, җаннарны тергезә торган шундый җылы сүзләр белән башланып китте.
Яңа Бүләк авылы чагыштырмача яшь булса да, аның шактый бай, кызыклы һәм матур тарихы бар. Данлы авылдашыбыз, татар халкының олуг җырчысы Илһам ага Шакиров башкаруында аудиоязмадан яңгыраган "Сарман", "Ак калфак" көйләренә ияреп, тамашачы авылның үткәнен барлады. Истәлекле даталарын, хөрмәтле кешеләрен искә алды. Уйланып та, бераз моңсуланып та алды. Интерактив тактада күрсәтелеп барган слайд-шоу һәм видеоязмалар аша авылның бүгенгесенә, өмете, киләчәге булган бакча, мәктәп тормышына күз салды. Бүгенге көндә Армия сафларында булып, Ватан алдындагы бурычларын үтәүче авылдаш егетләребезнең фотосурәтләренә карап, горурланып утырды.
Концерт туган җирне ярату, саклау, туган нигезне югалтмау, өлкән буынны - әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезне онытмау кебек тирән эчтәлеккә корылган театраль тамаша белән үрелеп барды. Сәхнә белән тамаша залы гүя бербөтенгә әйләнде. Залда утыручылар артистлар белән бергә таң аттырды, көтү куды. Басу-кырларда булып, игенчегә мәдхия җырлады. Кияү каршылады, килен төшерде. Дус-туганнарны кунак итте. Су буенда балык каптырырга тырышучы шәһәр егетенә: "Әйдә, әйдә, хәзер эләгә!" - дип, көч биреп торды. Авыл карты вәгазъ укыганда, үзе дә кушылып, эчтән генә теләкләрен әйтте. Көлде, моңланды, җыр дөньясына чумды...
Сәхнәне тоткан артистлар - төрле буын вәкилләре. Әле бакчага гына йөрүче нәниләр дә, мәктәп укучылары да, яшь, урта буын да, инде сиксәнне ваклап баручы олылар да катнашты. Кырык эшен кырык якка ташлап, концерт куеп йөрү, борчылу-дулкынлануны җиңеп, сәхнәгә, тамашачы хөкеменә чыгып басу аларның берсенә дә җиңел бирелмәгәндер, билгеле. Шулай да югалып калмадылар, үз алдына куелган максатларын җиренә җиткереп үтәделәр. һәр чыгышны тамашачы яратып каршы алды, алкышларга күмде. Күңел биреп тыңлады, рәхәтләнеп ял итте. Ә инде азакта, авылдашыбыз Мәҗит Зәйнуллин иҗат иткән, авылыбыз гимнына әверелгән "Яңа Бүләк" җыры яңгыраганда, халыкның аягүрә басып, кушылып җырлавы - артистларга карата булган иң зур бәя, минемчә.
Әлеге концерт "Чишмә башы" дигән исем астында районда узучы бәйге кысаларында оештырылган. Мондый бәйгеләр, беренчедән, авыллардагы мәдәният йортлары, клублар эшчәнлеген тагын да яхшырту, авылларда яшәүчеләрнең талант-сәләтләрен ачу, үстерү, аларны олы сәхнәгә чыгаруда этәргеч булса, икенчедән, үзешчәннәр чыгышларына сусаган тамашачының күңел талымлыгын басу да ул. Тагын бер мөһим ягы - халыкны күрештерүендә, аралаштыруында, берләштерүендә дә бит әле. Бер җирдән, бер туфрактан булганнарның араларын якынайтуда. Бер очрашу - бер гомер, дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X