Волонтерлар – информатика укытучылары
Агымдагы елның 3 июненнән Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, аналог сигналы эшләүдән туктаячак. Гади тел белән әйткәндә, әгәр дә сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз икән, әлеге мөмкинлек бетәчәк.
Алга таба махсус приставкалар кирәк булачак. Татарстанда яшәүчеләргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерларга булышачак. Республикада барлыгы 1000нән артык волонтер эшләячәк.
Бүген урыннарда аларны укыту башланды. Күптән түгел Тукай районы хакимиятендә дә цифрлы телевидениене кабул итү өчен куллану җиһазларын урнаштыру һәм көйләү мәсьәләләре буенча семинар-укулар үтте. Әлеге эшкә районда 23тән артык волонтер җәлеп ителде. Алар барысы да район мәктәпләрендә информатика фәне укыта. Белгечләр әйтүенә караганда, Тукай районында аналог телевидениесеннән кулланган гаиләләр күп түгел. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, аз керемле гаиләләргә приставканы бушлай урнаштыру күздә тотыла. Аның исемлеге социаль яклау бүлекләрендә төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев