Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вирустан кисәтәләр

12 майдан авыл җирлекләре территорияләрендә мобиль төркемнәр эшли.

Аның эшчәнлеге халыкны кисәтүгә һәм куркынычсызлык чараларын аңлатуга юнәлдерелгән. Бу вакыт аралыгында тукайлыларга 2 меңнән артык кисәтү ясалды. Шулай ук районда муниципаль мобиль төркем булдырылды. Төркем башкарма комитет хезмәткәрләреннән һәм беркетмә төзү вәкаләтенә ия ведомство хезмәткәреннән тора. Әлегә административ хокук бозу очрагы теркәлмәде. Мобиль төркем 100дән артык сәүдә объектын тикшерде. Моннан тыш, барлык авыл җирлекләре территорияләрендә көн саен полиция хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелә. 
Районның баш табибы Галим Сабирҗановның әйтүенчә, Тукай районында 19 майга COVID-19 вирусы расланган 20 кеше теркәлгән. 50 кеше карантинда. Бер тәүлек эчендә 10 кеше күзәтү астына алынган, шул ук вакытта 36 тукайлы күзәтүдән төшерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев