Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар очрашты

Кичә Калмаш авылының "Өмет" ветераннар һәм инвалидлар клубына йөрүчеләр Иске Абдулның "Шатлык" клубы әгъзаларын үзләренә кунакка кабул иттеләр. Очрашуны Калмашның ветераннар советы рәисе Хәния Газизова ачып җибәрде. Аннары кунаклар хуҗаларга үзләренең күчтәнәчләрен - күпереп пешкән икмәк һәм чәкчәк тапшырдылар. Клуб әгъзалары үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, авыл җирлеге һәм район күләмендә...

Кичә Калмаш авылының "Өмет" ветераннар һәм инвалидлар клубына йөрүчеләр Иске Абдулның "Шатлык" клубы әгъзаларын үзләренә кунакка кабул иттеләр. Очрашуны Калмашның ветераннар советы рәисе Хәния Газизова ачып җибәрде. Аннары кунаклар хуҗаларга үзләренең күчтәнәчләрен - күпереп пешкән икмәк һәм чәкчәк тапшырдылар. Клуб әгъзалары үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, авыл җирлеге һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда ветераннарның башлап йөрүен ассызыкладылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Килгән ветераннар мондый аралашуларның кирәклегенә тагын бер кат инандылар, икенче юлы Иске Абдулда очрашырга сүз куештылар, дип хәбәр итте район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев