Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыт аны сайлады

Күптән түгел Комсомолец поселогында чечен сугышында һәлак булган райондашыбыз, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Сергей Тимашевны искә алу кичәсе үтте.

Чечнядагы сугыш җиле безнең төбәк егетләренә дә кагылмыйча үтмәде. Әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-20 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән җирдә канлы бәрелешләрдә сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алды ул сугыш! Әлеге хәрби хәрәкәтләрдә Комсомолец поселогы егете - Сергей Тимашев та катнаша. Ләкин, интернациональ бурычын үтәгәндә, 20 яшьлек егет һәлак була.

Аның истәлегенә багышланган кичә истәлекләргә бай, сагышлы да, күңел кылларына кагылырлык тойгыларга бай булды. Очрашуга Сергей белән дошманга каршы торган, үлем белән күзгә-күз очрашкан сугышчан дусларын чакырдык. Алар - Леонид Ерекешев, Эдуард Андреев, Андрей Ильин, Эльдар Хәлимов, шулай ук очрашуны оештырырга ярдәм иткән Руслан Кирамов үзләренең чыгышларында Сергей Тимашевның дуслыкка тугрылыгы, курку белмәс батырлыгы турында сагынып искә алдылар. Хезмәттәшләре Сергейның соңгы минутларына кадәр антына тугры калып, изге бурычына тап төшермәве, батырлык үрнәге күрсәтүе турында сөйләделәр. Кунаклар шулай ук Чечня җирендәге авырлыклар, солдатларны сугышка ничек әзерләүләре, дус егетләрне югалту хәсрәте турында бәян иттеләр. Ул вакыйгаларда катнашкан кешеләрне күреп сөйләшү тарих дәреслегендәге җансыз җөмләләргә караганда күпкә нәтиҗәлелерәк, әлбәттә. Хәзергене аңлау, киләчәкне күзаллау өчен, батырларны хөрмәт итүнең ничек мөһим булуына бары менә шулай гына төшенергә мөмкин.

Реклама

Солдат уллары һәлак булган ата-ананың йөрәгендәге төзәлмәс яра аларны гомерләре буенча озата килә. Беркемгә дә газиз баласының гәүдәсен кургаш табутта каршы алырга язмасын, диләр алар. Вакыт сугышчан дуслыкның корычтай нык булуын торган саен ныграк раслый. Очрашуга килгән кунакларыбыз да Сергейны онытмыйлар - ел саен килеп, гаиләсенең - әтисе Василий Ивановичның һәм әнисе Илизә Инсафовнаның хәлен белеп торалар.

Ватан алдындагы интернациональ бурычларын үтәгән, пуля яңгыры астына кергән батырларга рәхмәт хисе мәңгелек, чит-ят җирләрдә башларын салган ил улларының онытылмас батырлыгы тарихларда сакланыр, дип хәбәр итәләр безгә Комсомолец поселогыннан М. Нәфыйкова һәм Т. Лобова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X