Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңыш җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында бәйге башланды

Конкурсны уздыру өчен 15 комиссия төзелгән, аның составына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре кергән.

Республикада 2019 елда уңыш җыюга һәм туфракны эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнгать комплексы оешмалары арасында конкурс башланды. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Конкурсның максаты – уңыш җыя торган комбайннар паркын, башка төр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сыйфатлы итеп һәм үз вакытында әзерләүне, шулай ук туфракны эшкәртүгә агрегатлар әзерлеген тәэмин итү.

“Конкурс 15-19 июльдә узачак. Агросәнәгать комплексы оешмаларының урып-сугу эшләренә әзерлеге республиканың 43 районында тикшереләчәк”, - диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать паркларын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов.

Конкурс шартлары буенча комбайннарга сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник тикшерүе уздыру зарур. Һәм алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Парадта комбайнчылар да, аларны алмаштыручы тракторист-машинистлар да мәҗбүри катнашырга тиеш.

  • Министрлык мәгълүматлары буенча 10 июльгә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 3,4 мең ашлык җыю комбайны бар. Аларның 3,2 меңе (92 процент) төзек хәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев