Үткәннәрне онытма
Туган якта алтын көз тантана иткән ял көнендә Яңа поселогының «Истәлек» бакчасына яше-карты җыелды.
«Өлкәннәр» көненә багышланган бәйрәмгә төрле елларда поселок мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар да кайткан. Һәрберсенең йөзендә шатлыклы елмаю, бераз гына дулкынлану сизелә.
Кунакларны «Истәлек» бакчасы бизәнеп-ясанып, кызылсары төсләргә буянып, каршы алды.
Соңгы елларда бистәбездә «Мәхәббәт паркы», Тукай скверы ачылды. Ә «Истәлек» бакчасының тарихы үзгәрәк.
1995 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдиме, Тукай муниципаль район советы һәм Әҗмәкәй авыл советы карары нигезендә Яңа бистәнең мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан «Гигант» совхозы җиреннән Яңа бистә урта мәктәбенә алма бакчасы ясау һәм якындагы күлдә балыклар үрчетү өчен 9,32 га җир бүленеп бирелә.
1997 елда мәктәпнең элекке директоры «Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәктәп укытучысы» Таһир Барый улы Шәйморатов укытучылар, укучылар белән берлектә җиң сызганып эшкә керешә. Кыска гына вакыт аралыгында алмагачлар, башка төрле җиләк-җимеш агачлары утыртыла, күлгә балыклар җибәрелә. Күлдән чиләкләп су ташулар, язын-көзен алмагачларның төпләрен йомшартулар бушка китми. Бакчада эш ел әйләнәсендә алып барыла. Берничә ел эчендә зур, гүзәл бакча барлыкка килә, күлдә казлар үрчетелә.
1999 елда Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуына 10 ел тулу уңаеннан миләш аллеясы барлыкка килә. 2000 елда Бөек Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннары нарат агачлары утырта.
Умарталык булдырыла. Алма бакчасында бал кортлары гөжләп бал җыя. Балалар мәктәп ашханәсендә бал белән тәмләп чәй эчә.
Еллар узу белән хезмәт тәрбиясе дигән төшенчә икенче планга күчә. Көрәк, тырмаларны смартфоннар, планшетлар алыштыра. Алма бакчасы онытыла.
Ниһаять, бистәбезнең язмышы, бакчаның киләчәге өчен борчылучы кешеләр уйга кала. Поселогыбызның имам хатыйбы Һадый Закирҗан улы Бикиев, хезмәт ветераны Айрат Ринат улы Добрынин инициатив төркем оештыралар. Бистәбезнең яше-карты җиң сызганып эшкә керешә. Өч ел дәвамында бик күп эш эшләнә. Көяз алмагачлар янына гүзәл чияләр утыртыла. Район советы, авыл җирлеге ярдәме белән елга чистартыла, буа төзекләндерелә, вак таш түшәлгән юл салына.
Бусы инде тарихыбызга сәяхәт булды. «Истәлек» бакчасындагы бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Чыннан да, бәйрәм, хезмәт тәрбиясен искә төшерүче, бакча булдырган, яңадан асылына кайтарырга ярдәм иткән кешеләрне мактап искә алу бәйрәме булды бу онытылмаслык чара.
Изге эшне башкарып, яшь буынны хезмәткә тартучы кешеләргә рәхмәт сүзләрен Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Таһир кызы Хөсәенова, мәчетебезнең имам хатыйбы Һадый Закирҗан улы Бикиев, аның ярдәмчесе Айрат Ринат улы Добрынин, бакчага нигез салучы Таһир Барый улынын хатыны Светлана Гомәр кызы, уллары Илдар Шәйморатовлар, поселогыбызда башлангыч мәктәп ачкан беренче укытучы Людмила Николаевна Федотова җиткерделәр. «Истәлек» бакчасында «Хәтер» ташы куелды. «Бу матурлыкны булдыруга, яшәтүгә зур өлеш керткән олы шәхесләребезне, эш сөючән гади тырыш кешеләребезне истә тоту һәм киләчәк буынга җиткерү – безнең бурычыбыз. «Истәлек» бакчабыз үткән белән киләчәкне бәйләп торучы истәлек һәйкәле булсын иде» дигән сүзләр язылган анда.
Тантана тәмам. Алма бакчасы түрендә Яңа поселогыбызга багышланган җыр яңгырый. Җырның сүзләрен дә, көен дә районыбызның күренекле шагыйре Рәзинә Сәетгәрәева язган.
Резеда Мәүҗитова, Яна поселогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев