Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут сүнү янгын чыгуга да сәбәпче булган

Кичә кич белән һава торышы бозылу, көчле җил-буран чыгу аркасында районның берничә җирлегендә электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты. Электр өзелү Круглое Поле поселогында ике катлы йортта янгын чыгуның да сәбәпчесе булды, дип хәбәр иттеләр редакциягә район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән. Кичке сәгать 5тә ут өзелгәч, өйдә электр ярдәмендә...

Кичә кич белән һава торышы бозылу, көчле җил-буран чыгу аркасында районның берничә җирлегендә электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты. Электр өзелү Круглое Поле поселогында ике катлы йортта янгын чыгуның да сәбәпчесе булды, дип хәбәр иттеләр редакциягә район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.

Кичке сәгать 5тә ут өзелгәч, өйдә электр ярдәмендә эшли торган җылылык котелы эшләми башлый. Хуҗа кеше торбалар катмасын дип, мичкә утын яга. Төнге 12ләрдә ир-ат төтен исенә уянып китә. Астагы катта урнашкан мичтә утын янып бетмичә, бүлмә каты төтенгә уралган була. Биш квадрат метрлы бүлмәнең стена-түшәмнәренә зыян килә. Бәхеткә, төн уртасы булса да, йорттагылар вакытында өйдән чыгып калырга өлгерәләр. Ир-атның үзенә дә, сигез яшьлек кызына да зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев