Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарга керү чикләнә, учаклар ягу тыела

Чиктән тыш коры һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән республикада гадәттән тыш режим игълан ителде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урманнарга керү чикләнә, учаклар ягу тыела. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына янгыннарны булдырмау максатыннан, урманнарда тәүлек буе кизү тору, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә патрульләр оештыру, Гражданнар...

Чиктән тыш коры һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән республикада гадәттән тыш режим игълан ителде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урманнарга керү чикләнә, учаклар ягу тыела. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына янгыннарны булдырмау максатыннан, урманнарда тәүлек буе кизү тору, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә патрульләр оештыру, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә янгын чыгу, аларны сүндерү очрагына тулы әзерлектә, тиз арада чара күрерлек хәлдә булу бурычы йөкләнә. Чикләүләр чорына халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының региональ диспетчер пункты телефоннары билгеләнде, сораулар туганда 8(843)2213795, 88001009400 номерларына шалтыратырга була. Кызу көннәрдә су керүчеләр дә арта, районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте сулыклар янында сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә суга кермәскә, балаларны караучысыз калдырмаска, рөхсәт ителгән махсус урыннарда гына су коенырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гадәттән тыш режим