Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсиада бүләге – футбол мәйданчыгы

Круглое Поле поселогында тиздән ясалма өслекле футбол мәйданчыгы пәйда булачак. Аны төзү эшләре берничә көн элек башланып китте. Узган шимбәдә ТРның Төзелеш һәм архитектура министрылыгында үткән киңәшмә дә шул футбол мәйданчыкларын төзүгә багышланган иде. Әлеге спорт объекты Универсиада объектларын, тәгаен әйтсәк, стадион төзелешендә актив катнашкан районнарга бүләк итеп бирелде. Киңәшмәдә...

Круглое Поле поселогында тиздән ясалма өслекле футбол мәйданчыгы пәйда булачак. Аны төзү эшләре берничә көн элек башланып китте. Узган шимбәдә ТРның Төзелеш һәм архитектура министрылыгында үткән киңәшмә дә шул футбол мәйданчыкларын төзүгә багышланган иде. Әлеге спорт объекты Универсиада объектларын, тәгаен әйтсәк, стадион төзелешендә актив катнашкан районнарга бүләк итеп бирелде.
Киңәшмәдә әлеге футбол мәйданчыкларын төзү белән шөгыльләнәчәк подряд оешмаларын сайлау, очсыз бәягә сыйфатлы төзелеш материаллар сатып алу турында сүз алып барылды. Объектларны төзүгә бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылуына аерым басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев