Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Уңайлылык һәм куркынычсызлык өчен

Район территориясендә юл эшләрен карап чыктылар.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин һәм Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Динис Вәлиуллин район территориясендә юл эшләрен карап чыктылар.

Тикшерү барышында алар Борды, Калмаш, Түбән Суыксу, Боерган, Калмия, Иске Дөреш, Иске Абдул авыл җирлекләрендә һәм Кама поселогындагы объектларда булдылар. Урында эшләрнең сыйфаты һәм төзелеш технологияләренең үтәлеше бәяләнде.

«Барлык эшләр дә расланган график һәм планнар нигезендә алып барыла. Без халкыбызга уңайлыклар һәм иминлек тәэмин итү өчен һәр этапны игътибар белән күзәтәбез», – дип ассызыкладылар җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев