Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар тест үттеләр

Кнәз мәктәбе базасында 45 укытучы «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» информацион системасының шәхси кабинетында тест үттеләр. Районның педагоглары тиешле баллар туплады. Мәләкәс авылы мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев һәм шулай ук тарих укытучысы Гөлүсә Латыйпова (Түбән Суыксу мәктәбе) хәтта 100 балл җыйды. - Барлык сораулар да тиешле дәрәҗәдә җитди, аннан...

Кнәз мәктәбе базасында 45 укытучы «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» информацион системасының шәхси кабинетында тест үттеләр. Районның педагоглары тиешле баллар туплады. Мәләкәс авылы мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев һәм шулай ук тарих укытучысы Гөлүсә Латыйпова (Түбән Суыксу мәктәбе) хәтта 100 балл җыйды.

Реклама

- Барлык сораулар да тиешле дәрәҗәдә җитди, аннан да бигрәк фәнгә, мантыйк фикер йөртешенә багышланган иде. 2 ай дәвамында мин тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча әлеге тестка әзерләндем. Белемнәремне арттыру өстендә эшләдем, махсус китаплар, интернет челтәреннән мәгълүмат алдым, энциклопедик сүзлекләрне кулландым. Болар барысы да тестны уңышлы бирергә ярдәм итте дә инде. Ә иң мөһиме, бу белемнәрем балалар белән эшләүгә булышлык күрсәтәчәк, - дип фикерләре белән уртаклашты Юрий Васильев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X