Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы да, күп балалы әни дә, авылның үзешчән артисты да

Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзәргә өйрәнә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суларында, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», - дигән....

Инде 28 ел Зилә Мирзаһит кызы һәркөн иртән яраткан укучылары янына, туган мәктәбенә ашыга. «Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә. Бәлки балачак иленнән аерыласы килмәү теләге көчле булгандыр, әллә үземнең укытучыларга булган тирән ихтирам хисеме? Рус теле укытучыбыз Юнысова Кифая Касыймовнаның дәресләрен көтеп ала идем мин. Татар теле һәм әдәбиятына Ганиева Факиһә Ганиевнаның дәресләренә гашыйк булдым. Аларны мин бүген дә тирән ихтирам, хөрмәт белән искә алам», - ди Зилә Мирзаһитовна.

Ничек кенә булмасын, ул үзенең тормыш кыйбласын дөрес сайлаган. Зилә ханым - балаларның яраткан укытучысы. Ул һәрвакыт алар арасында. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларда туган телгә ихтирам уяту, сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә, дөрес язарга өйрәтүне ул үзенең төп бурычы итеп саный. «Әдәбиятны сәнгатьнең аерылгысыз бер өлеше итеп укыту» дип аталган методик максатына ирешер өчен, Зилә Мирзаһитовна бөтен көчен куя: балалар белән бергәләп сценарийлар яза, Хәлил кебек уйнарга, Галиябану кебек җырларга өйрәтә. Үзе искиткеч сәнгатьле итеп шигырьләр укый, кирәк булса җырлап та җибәрә. Бу эштә аңа бөтен барлыгын халык белән эшләүгә багышлаган, сәнгать дөньясына ярты гасыр гомерен биргән әнисе Мәүлидә Арсланованың киңәшләре һәм шәхси үрнәге дә бик зур терәк булды. Әтисе Мирзаһит, абыйсы Илнур, апасы Кадрия, энесе Ирек һәм кечкенә Зилә Түбән Суыксу культура йортында әниләре белән берлектә чын мәгънәсендә сәхнә тоттылар. Җыр-бию, нәфис сүз белән сәхнә геройлары буларак, безне сөендерделәр. Бүген дә мәктәптәге бер генә бәйрәм, юбилей да Зилә Мирзаһитовнадан башка узмый. Ул тормышта да, җәмәгать эшләрендә дә бик актив кеше. Нәрсәгә генә тотынса да җиренә җиткереп, әйбәт булсын дип эшли. Шуңа да аны хезмәттәшләре, авылдашлары да хөрмәт итәләр.

Укытучы - иң беренче чиратта, балаларның керләнергә өлгермәгән, чиста, ак кәгазьдәй саф күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыклары салучы. Бүгенге заман күзлегеннән чыгып карасаң, бу һөнәр җиңелләрдән түгел, ләкин Зилә Мирзаһит кызы үз эшен яратып башкара, шуңа күрә хезмәтеннән канәгатьләнү алып яши. Районда ул үз эш алымнары булган алдынгы укытучы санала. Аның укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучылар, игенчеләр, бухгалтерлар... Инде үзләре дә зур кешеләр. Бүген дә әле алар яратып, үз итеп: «Апа, безгә Сезнең киңәшегез кирәк иде», - дип, Зилә апаларына мөрәҗәгать итәләр. Инде үзләре дә яраткан апаларына терәк булырга тырышалар.

Зилә Мирзаһит кызы укыткан укучыларның белем сыйфаты югары булу - укытучының педагогик эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Соңгы елларда республиканың яшьләр һәм үсмерләр өчен үткәрелгән «Алтын каләм» фестивалендә, «Без яшь, без сәләтле» республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә, район олимпиадаларында мөгаллимәнең укучылары Алия Фазлетдинова, Гөлназ Гимадиева үзләренең уңышлары белән куандырдылар. Шәкертләре дә үзе кебек һәрвакыт яңалыкка, югарыга омтылалар.

Зилә ханым әле күп балалы әни дә. Уллары Илфат һәм Инсаф инде армия сафларында хезмәт итеп кайтып, гаилә кордылар. Тырыш, тәүфыйклы егетләр. Төпчеге, Рүзиләсе, икенче сыйныфта укый. Кечкенә генә булса да мәктәп тормышында бик тә актив катнаша. Абыйлары кебек, районның «Балкыш» фестивалендә чыгыш ясап, уңышларга да иреште инде.

Менә бүген дә Рүзилә белән җитәкләшеп, яз кояшына, шомырт чәчәкләренә, сыерчыкларга сөенеп, Зилә Мирзаһит кызы таныш сукмаклардан дәрескә ашыга. Анда үзен бишенчеләр көтә. Алар һәр иртәдә апалары янына сагынып, үз итеп киләләр, чөнки аңа ышаналар, аны яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев