Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзек юлдан йөрибез

Иске Байлар авылында яңалыклар, үзгәрешләр әледән-әле булып тора. Узган ел артезиан коесы казылды, авыл халкы чиста тәмле суга туенды. Быел үзара салым акчасына һәм җитәкчеләр ярдәме белән Нури чокыры дип йөртелә торган юл төзекләндерелде.

Бу эшне шәхси эшмәкәр Рамазан Заһиров үз эшчеләре белән башкарып чыкты. «Җиренә җиткереп эшләүче егетләр көче белән салынган юл тигез булып ялтырап ята, үткән саен күңел сөенә. Иске Байлар авылы халкын шатландырган өчен район һәм авыл җитәкчелегенә, шәхси эшмәкәр Рамазан Заһировка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип язалар Иске Байлар авылыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев