Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумышы белән Тукай районыннан Гөлүзә Зыятдинова: Стокгольмда Патша бакчасында чияләр чәчәк ата (фото)

Быелгы яз Татартастанны, шул исәптән безнең районны да кояшлы, матур көннәр белән әллә ни сөендермәде әлегә. Әллә кыш белән тартышу авырга бирелә, кар-бураннар, яңгыр болытлары ешрак кунак була, әллә тагын ниндидер сәбәпләре бар, тик назлы җилле, якты көннәргә өмет итәргә генә кала. Ә менә Швециядә хәлләр башкачарак. Бу хакта якташыбыз,...

Быелгы яз Татартастанны, шул исәптән безнең районны да кояшлы, матур көннәр белән әллә ни сөендермәде әлегә. Әллә кыш белән тартышу авырга бирелә, кар-бураннар, яңгыр болытлары ешрак кунак була, әллә тагын ниндидер сәбәпләре бар, тик назлы җилле, якты көннәргә өмет итәргә генә кала. Ә менә Швециядә хәлләр башкачарак. Бу хакта якташыбыз, тумышы белән Югары Байлар авылыннан, хәзерге вакытта Стокголҗма шәһәрендә яшәүче Гөлүзә Зыятдинова безгә ерактан кайнар сәламнар юллаган хатында хәбәр итә.

Гөлүзә ханым Стокгольмда Патша бакчасында(ул бакча һәм андагы гаҗәеп матурлык, аккошлар турында ул безгә инде язган иде http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/item/8421-goluze-zyiyatdinova.html) чияләрнең чәчәк атуын фотога төшергән. Махсус безнең газета укучыларыбыз өчен барып төшергән. Гәрчә ел саен анда нинди гүзәл манзара буласын белеп, барып, күзәтәсе килеп тә , бара алмаган булса да. Ә менә кичә, форсатны ычкындырмас өчен барган. Чөнки мондый күрегеш елга бер тапкыр гына һәм бер атна тирәсе генә була икән. Халык, фотода күренгәнчә, бик күп, һәрберсендә камера һәм бик күп туристлар да, дип яза Гөлүзә ханым .Әйдәгез, без дә шул искиткеч нәфис бакчага сәяхәт итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев