Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукталыш чүплеккә әйләнгән

«Кеше көлдермәгез, тукталышка чүп ташлавыгызны туктатыгыз», - диде район башлыгы Калмия авыл җирлеге җыенына килгән халыкка мөрәҗәгать итеп. Сүз авыл башындагы чүплеккә әйләнгән транспорт тукталышы турында бара. Инде күп вакыттан бирле мондагы башбаштаклыкны җиңү мөмкин түгел, ди җирлек җитәкчелеге. Телдән дә кисәтү ясадык, язып та куйдык, диләр алар. Үткәне дә,...

«Кеше көлдермәгез, тукталышка чүп ташлавыгызны туктатыгыз», - диде район башлыгы Калмия авыл җирлеге җыенына килгән халыкка мөрәҗәгать итеп. Сүз авыл башындагы чүплеккә әйләнгән транспорт тукталышы турында бара. Инде күп вакыттан бирле мондагы башбаштаклыкны җиңү мөмкин түгел, ди җирлек җитәкчелеге. Телдән дә кисәтү ясадык, язып та куйдык, диләр алар. Үткәне дә, сүткәне дә җайлы гына итеп чүпне шунда ташлый да китә. Көне буе тукталышта басып, кем чүп атканын саклап торып булмый бит. Калмия халкы кырнышлылардан шикләнә, боерганлыларны да гаепләүчеләр бар. Гомумән, Калмия белән Боерган авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысына да сылтарга була бу очракта. Тик нинди дә булса административ җәза кулланмыйча тукталыштагы чүплекнең юкка чыгуы гына шикле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X