Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларны "Таян Аллага" әдәби конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан "Таян Аллага" әдәби конкурсын уздыра Конкурсның бурычлары: * сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; * татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен...

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан "Таян Аллага" әдәби конкурсын уздыра
Конкурсның бурычлары:
* сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
* татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.
Конкурс өч этапта үтә:
1 этап - әсәрләрне җыю (10 ноябрь 2015 ел - 31 гыйнвар 2016 ел)
2 этап - әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (1 февраль - 31 март 2016 ел).
3 этап - җиңүчеләрне бүләкләү (май 2016 ел).
Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр теләгән кеше катнаша ала.
Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.
Конкурс дүрт номинациядә үтә:
* шигърият,
* чәчмә әсәрләр,
* драматургия,
* публицистик язмалар.
Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар телендә язылырга тиеш.
Аз күләмле әсәрләрне (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) һәм публицистик язмаларны өчтән дә ким җибәрмәү сорала. Аларны түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк: Times New Roman шрифтында, 14 нче кегль, бер ярым интервалда, сул яктан - 30 мм, уң яктан - 10 мм, өстән - 25 мм, астан - 20 мм.
Конкурска язмалар электрон вариантта кабул ителә. Түбәндәге электрон почтага: tatarkonkurs@mail.ru
Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газ урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. E-mail: tatarkonkurs@mail.ru, дип хәбәр итә ТДН матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев