Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар республика ифтарында катнашты

26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә "Республика ифтары"н уздырды. 5 мең кешегә исәпләнгән иң зур ифтар мәҗлесе "Казан-Арена" стадионында үткәрелде. Бу зур чарага чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле...

26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә "Республика ифтары"н уздырды. 5 мең кешегә исәпләнгән иң зур ифтар мәҗлесе "Казан-Арена" стадионында үткәрелде. Бу зур чарага чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар иде. Авыз ачу ашында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендәге 5 кешелек делегация дә катнашты. "Стадионда 5 мең кеше белән беррәттән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстанның үзенең һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, күп санлы мөселманнар да намазга басты", дип хәбәр итә Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

Фото http://dumrt.ru/news/news_10524.html. сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев