Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар флэш-моб үткәрделәр

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге бәйрәм 2008 елдан үткәрелеп килә. Тукайлылар да бу бәйрәмнән читтә калмады. Кичә район хакимияте бинасында һәм бөтен район буенча «февронькалар» таратылды. Әлеге искәртү тасмалары мондый көн барлыгы турында хәбәр итү, гаилә әгъзаларына тагын бер кат игътибар-хөрмәт күрсәтү максатыннан таратылды. -...

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге бәйрәм 2008 елдан үткәрелеп килә. Тукайлылар да бу бәйрәмнән читтә калмады. Кичә район хакимияте бинасында һәм бөтен район буенча «февронькалар» таратылды. Әлеге искәртү тасмалары мондый көн барлыгы турында хәбәр итү, гаилә әгъзаларына тагын бер кат игътибар-хөрмәт күрсәтү максатыннан таратылды.
- Гаилә институтына, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә җәмәгать игътибарын юнәлдерү өчен үткәрелгән «февронькалар» тарату флэш-мобын без беренче ел гына үткәрәбез. Барлыгы 1500ләп искәртү тасмалары таратылды. Мондый акция күркәм традициягә әйләнеп, бөтен кеше шундый матур бәйрәм барлыгын белеп торсын иде, - диде район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев