Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар чит телдә җырладылар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районның чит тел укытучылары методик берләшмәсе чит телдә җырлар бәйрәме үткәрергә булды. Чараны уздыру урыны итеп Мәләкәс мәктәбе сайланды. Кичәне матур итеп Мәләкәс мәктәбе укучылары, алып баручылар Алина Маркова һәм Регина Гаффанова ачып җибәрде. Аннары мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты Эльмира Вагыйзова бәйрәмдә катнашучыларга...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районның чит тел укытучылары методик берләшмәсе чит телдә җырлар бәйрәме үткәрергә булды. Чараны уздыру урыны итеп Мәләкәс мәктәбе сайланды. Кичәне матур итеп Мәләкәс мәктәбе укучылары, алып баручылар Алина Маркова һәм Регина Гаффанова ачып җибәрде. Аннары мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты Эльмира Вагыйзова бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Чараның беренче өлешендә туган як, туган йорт турында җырлар башкарылды. Икенче өлештә сугыш еллары җырлары урын алды. Аннары эчтәлегенә ниндидер сихрилек, табышмак салынган җырларны башкарырга тәкъдим ясалды. Бәйрәм «Кояш әйләнә» («Солнечный круг») җырын дүрт телдә - инглизчә, немецча, татарча һәм русча җырлау белән тәмамланды.
Катнашучылар барысы да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. кайбер җырларның сүзләре аңлашылмаса да, аларны көеннән танырга була иде.
Әйтергә кирәк, бу кичә быелгы уку елында чит телчеләр тарафыннан оештырылган өченче зур кичә булды. Күптән түгел укучыларның өченче лингвистик фәнни-гамәли конференциясе һәм «Мин инглиз телен камил дәрәҗәдә белергә телим» дигән чара үткән иде, дип яза чит телләр укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев