Тукай районының «Алтын фонды»
2 февральдә «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы алдынгылары слеты уза.
Анда 2018 ел нәтиҗәләре буенча барлык өлкәләрдә иң яхшы хезмәткәрләрне игълан итәчәкләр. «2018 елның иң яхшы һөнәр остасы» дип аталган аерым номинация үз эченә 35 кешене ала. Фидакарь хезмәтләре өчен хуҗалык һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре бүләкләнәчәк. Сәхнәгә республика һәм Россия бәйгеләре җиңүчеләре күтәреләчәк. Слетка Тукай районы үсешенә саллы өлеш керткән җитәкче-ветераннар да чакырулы. Югары казанышлары өчен барысы 300 хезмәткәр бүләкләргә һәм акчалата премиягә лаек булачак. Болар – үз хезмәтләре белән туган районнарын данлаган һөнәр осталары. Биредә үк районның беренче Мактаулы гражданинын игълан итәчәкләр. Искә төшерәбез, мондый дәрәҗәле исем булдыру турында Фаил Камаев бер ел элек белдергән иде.
Слетка ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Электр челтәрләре компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, бизнес-партнерлар чакырылган. Бәйрәм кунагы буларак, чарада Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыка ансамбле катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев