Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының татар теле укытучылары семинарларда тәҗрибә уртаклаша

Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла.Әлеге стандартлар буенча дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлык термины мәктәпкә үтеп керде.Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлыгы турында аларның шәхси...

Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла.Әлеге стандартлар буенча дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлык термины мәктәпкә үтеп керде.Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлык - заман таләбе. Европа Советы мәктәп укучылары ия булырга тиешле төп компетенцияләрне күрсәтте. Алар: танып-белү, социаль, коммуникатив һәм информацион компетенцияләр. Әлеге компетенцияләрне укучыда формалаштыру өчен укытучы үзе дә шул таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе бу җәһәттән эзлекле, уйланылган эш алып бара. 2015-16 уку елында берләшмә ике методик семинар үткәрергә өлгерде. Беренчесе - Иске Абдул урта мәктәбендә үтте. Чөнки бу мәктәп укучылары ел саен республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар. Бөтендөнья татар теле олимпиадасы җиңүчесе дә шул мәктәп укучысы. Иске Абдул мәктәбенең татар теле укытучылары Флера Гыймазова һәм Елена Вахитова ФГОС шартларында да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышып эшлиләр.

"Киңәшле эш таркалмас" дигән әйтем бар татар халкында.Методик берләшмәнең икенче утырышы Кнәз урта мәктәбендә үткәрелүе дә очраклы түгел. Бу мәктәпнең дә татар теле укытучылары заман таләпләрен аңлап хезмәт куялар.Яңа федераль стандартларга күчү чорында рус телле укучыларга татар телен укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында үзләрененең эш тәҗрибәләрендә бик ачык һәм конкрет мисаллар белән күрсәтә алдылар. Ун ел рәттән үткәрелгән "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясендә катнашып 7 тапкыр җиңү яулаганнар алар. Бу акциянең башында мәктәпнең методберләшмә җитәкчесе, югары категорияле укытучы Рамила Фәрахова тора. Ул үткәргән мастер-класстан соң күпләр соклануларын яшермәделәр, үзләре дә кушылачаклары турында теләк белдерделәр. Гөлнур Насифуллина әзерләгән "Каз өмәсе" бәйрәме дә күңелләргә хуш килде. Рус телле укучылар да татарча биеде, җырлады, үз һөнәрен күрсәтте. Искиткеч бәйрәм мизгелләре бүләк иттеләр алар.

Минзифа Шарафуллина һәм Рамилә Шәймарданова 4 һәм 5 сыйныфларда ФГОС таләпләренә җавап бирүче дәресләрне югары сыйфатлы итеп оештырдылар.

Районның татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе Әлфинур Хөсәенова җитәкчелендәге укытучылар коллективы яңа федераль белем бирү стандартларына күчү чорында яуланган үрләр белән генә мавыкмыйча, яңа уку елында да эзлекле эш алып бара. Үткәрелгән район семинарлары компетентлы укытучының мәктәп өчен дә, укучылар һәм әти-әниләр өчен дә хәзинә икәнлеген тагын бер кат раслады, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Мавзютова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев