Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы яшь гаиләләр авыру балаларга ярдәм итә

Туй кияү белән кәләшне генә бәхетле итәргә түгел, тагын кимендә бер нарасыйның газабын җиңеләйтергә сәләтле. Анжела Вавилова исемендәге фонд Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә хәйрия акциясе игълан итте. Аның кысаларында барлык шәһәр һәм районнардагы гражданлык хәлен теркәү актлары бүлекләрендә тартмалар урнаштырылган иде. Тукай районы ЗАГСында өйләнешүче яшь парлар да онкологик...

Туй кияү белән кәләшне генә бәхетле итәргә түгел, тагын кимендә бер нарасыйның газабын җиңеләйтергә сәләтле. Анжела Вавилова исемендәге фонд Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә хәйрия акциясе игълан итте. Аның кысаларында барлык шәһәр һәм районнардагы гражданлык хәлен теркәү актлары бүлекләрендә тартмалар урнаштырылган иде. Тукай районы ЗАГСында өйләнешүче яшь парлар да онкологик авырулар белән көрәшүче балаларга матди ярдәм күрсәтә.

Йөрәк формасын хәтерләтүче савыт биредә Корбан бәйрәменнән соң урын алды. Дөресрәге, ул бүлекнең үзендә үк түгел, ә район хакимиятенең үзәк керү урынында тора. Бу гаилә коручылардан тыш, теләгән һәркем авыру балаларга акчалата ярдәм итә ала, дигән сүз. Моның өчен бары тик башкалар бәласенә битараф калмаска кирәк. Чаллылылар әлеге хәйрия акциясен хуплый.

Резидә Әхмәтшина: «Бик саваплы эш. Мәҗбүр итүчеләр юк бит. Күпме телисең, шул кадәр салырга була. Кечкенә генә булса да, авыруларга ярдәм итәргә мөмкин».

Фәрит Галиуллин: «Татарлар зур итеп туй үткәрә. Шуңа сарыф ителгән акчаларның бер мең сумын хәйриягә бирү зыян итмәс. Бар да яшьләр кулында».

Николай һәм Светлана Семеновлар: «Без узган елны өйләнештек. Ул вакытта ЗАГСта мондый хәйрия савыты торса, бер дә уйламыйча акча салыр идек. Безнең кунакларыбыз да читтә калмас иде».

Реклама

Фонд Анжела Вавилова исемен юкка гына йөртми. Анжеланың әти-әнисе әйтүенчә, кыз хәзер Фәрештәләр илендә. 5 яшьлек кызчык 2003 елны кан яман шешеннән үлә. Моннан соң, аның әти-әнисе Владимир һәм Марина Вавиловлар хәйрия фонды булдыралар. Гаилә Татарстанның онкологик авырулар белән көрәшүче балаларына ярдәм итү буенча эшчәнлек алып бара. Каты авыручы балалар өчен Хоспис та төзеделәр. Фонд туплаган акчалар кечкенә пациентларны тиешле дәрәҗәдәге медицина һәм социаль ярдәм белән тәэмин итүгә тотыла.

- Яхшы гамәл үрнәген тукайлыларга район башлыгы Васыйл Хаҗиев күрсәтте. Биредә никахларын теркәүче яшьләр, үз чиратларында, Анжела Вавилова фондына ярдәм итүдән баш тартмый. Савыт алар тарафыннан тула. - ди гражданлык хәлен теркәү актларының Тукай районы бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

Моңа карамастан, Эльвира Ринатовна тукайлыларның әлеге хәйрия акциясенә карата активлыгы кимүен ассызыклый. Районда бер айда 15кә якын пар үзләрен гаилә җепләре белән бәйли. Аларның һәрберсе, нәнидән үк яшәү өчен көрәшеп үсүче балаларга битараф калмаган очракта, сваплы гамәлләр тартмасы тиз арада тулырга мөмкин. Райондашлар ярдәме белән җыелган акчалар инде агымдагы ел азагында фондның исап-хисап счетына күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X