Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы «Гиндукуш» музеена күрше Сарман районы укучылары да барган

Сарман районының Юлтимер авылы мәктәбе укучылары республикабызда бердәнбер булган, Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булдылар. Музейга әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан шушы авыл егетләре нигез салган. Егетләрнең берсе -Айбулат Мөнир улы һәм аның хәләл җефете Резедә ханым бүген "Гиндукуш"музеен җитәклиләр, Бөтенроссия конкурсларында катнашып грантлар...

Сарман районының Юлтимер авылы мәктәбе укучылары республикабызда бердәнбер булган, Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегендә урнашкан "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеенда экскурсиядә булдылар. Музейга әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан шушы авыл егетләре нигез салган. Егетләрнең берсе -Айбулат Мөнир улы һәм аның хәләл җефете Резедә ханым бүген "Гиндукуш"музеен җитәклиләр, Бөтенроссия конкурсларында катнашып грантлар отканнар. Анда йөргәндә үзеңне башкала музейларында йөргән кебек хис итәсең, искиткеч зәвык белән эшләнгән, экспонатларга бай. Укучылар Әфган сугышы ветераны Айбулат Мөнир улының сөйләвен бик яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә чәй өстәле янында да дәвам итте, дип хәбәр итә Сарман районының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев