Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында яшәүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева яшь талантларны үстерүдә ярдәм итә

Яр Чаллы шәһәренең 11 нче "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ирина Набиева белән без - тәрбиячеләре, әти-әниләре, туганнары гына түгел, ә бәлки бөтен татар халкы горурланырлык. 6 яшьлек бу нәни "йөзек кашы" шәһәрара бәйгеләрнең ниндиендә генә катнашмады да, нинди генә дәрәҗә дипломнар, исемнәр яуламады. Соңгы җиңүләренең берсе - "Бәхет йолдызы" региональ...

Яр Чаллы шәһәренең 11 нче "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ирина Набиева белән без - тәрбиячеләре, әти-әниләре, туганнары гына түгел, ә бәлки бөтен татар халкы горурланырлык. 6 яшьлек бу нәни "йөзек кашы" шәһәрара бәйгеләрнең ниндиендә генә катнашмады да, нинди генә дәрәҗә дипломнар, исемнәр яуламады. Соңгы җиңүләренең берсе - "Бәхет йолдызы" региональ конкурсында 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булу. Җыр-биюгә хәвәс кыз, сәхнә осталары кебек шигыренең һәр иҗеген нәни йөрәге аша үткәреп сөйли белә. Аның авазларны әйтү рәвеше, татар телендә чиста сөйләшүе һәр татар күңелен уятыр.
Сандугачлар да иң элек иң матур тирәк сайлый, анан гына өздереп сайрый торгандыр. Шөкер, Иринабызның басып сайрар тирәге дә, очар канатлыры да тигез. Югыйсә, без тәрбиячеләр генә аның талантын бу дәрәҗәдә күтәрә алмас идек. Иринаның киләчәге зур, аны зур сәхнәләр, биек үрләр, зур исемнәр көтә. Бу исемне истә калдырыгыз! Ә бүгенгә әле ул тәүге адымнарын атлый, аңа ышанычлы терәк, ярдәм, игътибар, кирәк чакта юату, назлау, иркәләү сүзләре кирәк. Кайчагында үсендерү дә зыян итмәс. Чөнки, гел кеше арасында, игътибар үзәгендә булу, зур сәхнәләрдә чыгыш ясау бала өчен, бигрәк тә кыз бала өчен авыр сынау. Әле дә юлыбызда талантларны үстерүдә ярдәм итәр кешеләр очрап тора. Сүзебез һич кенә дә матди ярдәм турында бармый, кешегә күп вакыт матур сүз, рухи азык җитми. Безнең педагогик коллектив Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина белән тыгыз элемтәдә тора. Узган мәдәният елында музыкаль кичә әзерләгәндә шул темага багышланган балалар шигырен табуга килеп терәлдек. Роза Галимулловнага шалтыраттым. - Сезнең язучылар арасында кемгә мәрәҗәгать итеп карыйк икән? - дигән соравыма ул һич икеләнмичә Рәзинә Сәетгәрәева исемен атады. Вакытның бер минутын да әрәм итмичә, күрше Тукай районы Биклән авылында яшәп, иҗат итүче шагыйрәгә шалтыраттык. Гаҗәп, бер сәгать уздымы, юкмы, безгә кирәкле шигырь әзер иде инде. Ирина аны яратып, тиз арада ятлады, танылу алды. Хәтта бу шигырь белән ул "Күңел" радиосы игълан иткән "Матур сүз осталары" бәйгесендә катнашып, зур танылу алды. Иҗади дуслыгыбыз бүген дә дәвам итә. Рәзинә ханыма нинди генә сорау белән чыксак та, үтенечебезне кире какмый. Әле менә соңгысы - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сценарий. Бу театральләштерелгән күренештә Иринаның дуслары - бакчабызның башка төркем балалары да катнашты. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка"сы сюжетына нигезләнеп эшләнгән күренеш ата-аналарны да, тәрбиячеләрне дә битараф калдырмады.
Аларның чыгышын югары категорияле педагоглардан торган мәртәбәле жюри бәяләде. 13нче март көнне безнең балалар бакчасында узган "Татар кызы" бәйгесенең 1 нче турына зурлап Рәзинә ханымның үзен дә чакырдык. Республикабыздагы парк-скверлар елы уңаеннан да шагыйрә Иринага махсус шигырь язып биргән иде. Нәни татар кызының чыгышы шул шигырь белән тәмамланды. Тамашачы яшь артистларны көчле алкышларга күмде. Ә Рәзинә ханымның күзләрендә әйтеп-аңлатып бетермәслек шатлык, энҗе тамчылары - шатлык яшьләре. Әдәбият елында шагыйрәгә мондый мизгелләр бүләк итү кирәкле фалдыр дип уйлыйм. Рәзинә ханым Сәетгәрәевага да, Иринага да зур иҗат уңышлары телибез. Дуслыгыбыз югалмасын, телне, милләтебезне саклауда бер юнәлештә, кулга-кул тотынып атлыйк, дип яза "Якты юл" газетасына Яр Чаллы шәһәренең 11 нче "Йолдыз" балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев