Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында җәйге лагерьлар эшли башлады

Кичә Калмия мәктәбе базасында «Чемпион» хәрби-патриотик лагере эшли башлады. Биредә 10 сыйныф укучыларыннан 25 бала тупланды. Лагерь 1 июньгә кадәр эшләячәк. Июньнең беренче көненнән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачачак. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Мәктәп яны лагерьлары буенча инде киләсе уку елының көзге каникулына ук план...

Кичә Калмия мәктәбе базасында «Чемпион» хәрби-патриотик лагере эшли башлады. Биредә 10 сыйныф укучыларыннан 25 бала тупланды. Лагерь 1 июньгә кадәр эшләячәк.
Июньнең беренче көненнән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачачак. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Мәктәп яны лагерьлары буенча инде киләсе уку елының көзге каникулына ук план билгеләнгән. Ул вакытта анда 100 баланы җәлеп итү күздә тотыла.
19-25 июнь көннәрендә Яңа поселогында «Робинзон» лагере үз эшен башлаячак. Анда 25 бала туристлык юнәлешендә шөгыльләнәчәк.
5 июньнән барысы 60 баланы берләштергән «Балкыш» лагере үз эшен башлаячак. Быелга әле ул элеккеге урынында - Новотроицкое мәктәбе базасында калачак. «Балкыш» 22 июньгә кадәр эшләр дип планлаштырыла. Биредә ремонтны башлау лагерь тәмамланганнан соң көтелә.
Күзкәй, Кече Шилнә һәм Түбән Суыксу авылларында җәй көне ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк.
Җәйге чорда 65 укучыны эшкә урнаштыру планы куелган. Бүген кайсы оешманың күпме баланы эшкә алу мөмкинлеге билгеләнә, исемлек туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев