Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында балалар берләшмәләренә сайлаулар узды

«Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләренә президент ягъни спикер сайланды. Үз кандидатураларын 20 мәктәп советы вәкилләре тәкъдим иткән иде. Алар арасында Круглое поле поселогы укучысы Анжела Сыркина җиңеп чыкты. Шулай ук сайлаулар нәтиҗәсендә балалар берләшмәләрендә башка вазыйфалар башкарачак укучыларны да билгеләделәр. Сайлаулар 7 нче октябрьдә Тукай районы башкарма комитеты утырышлар залында...

«Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләренә президент ягъни спикер сайланды. Үз кандидатураларын 20 мәктәп советы вәкилләре тәкъдим иткән иде. Алар арасында Круглое поле поселогы укучысы Анжела Сыркина җиңеп чыкты. Шулай ук сайлаулар нәтиҗәсендә балалар берләшмәләрендә башка вазыйфалар башкарачак укучыларны да билгеләделәр.

Сайлаулар 7 нче октябрьдә Тукай районы башкарма комитеты утырышлар залында узды. Биредә президент вазыйфасына дәгъва кылучы балалар үз программалары белән чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Круглое поле мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Анжела Сыркина призедент итеп сайланды. Вице-призедент вазифасын исә, Мәләкәс мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Рамиль Гаффанов башкарачак. Шилнәбаш авылы укучысы Анастасия Беспалова балалар җәмәгать берләшмәләре сайты өчен җаваплы. Моннан тыш сайлауларда «Лидер» район балалар җәмәгать берләшмәләре комитет составлары да тупланды.

Мәктәп яшеннән үк җәмәгать берләшмәләре эшчәнлегендә актив катнашучы укучылар алдында Тукай муниципаль районы мәгариф башлыгы Р. Исаев, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча булек башлыгы И. Гәрәев һәм мәктәптән тыш эш үзәге мөдире С. Сәйдәшева чыгыш ясадылар. Тукай районы буенча балалар хәрәкәте кураторы Г. Закирова укучыларга хәрәкәтнең узган ел эшчәнлеге нәтиҗәләрен сөйләде.

Реклама

Балалар берләшмәләренең яңа составы беренче максат итеп хәйрия чарасы оештыруны куйды. Укучылар Мәләкәс мәктәбенең авыру укучысына ярдәм итәргә тели. Кызга кыйммәтле дәвалау курсы үтү зарур. Актив берләшмәләр әгъзалары үз мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре оештырырып, җыелган акчаны кызның исәп-хисап счетына күчергә сөйләштеләр.

Очрашу нәтиҗәсендә балалар җәмәгать оешмалары берләшмәсенең исеме үзгәртелде. Хәзер ул «Лидер» Тукай районы балалар берләшмәләре союзы дип аталачак. Аның әгъзалары исә, инде ноябрьдә янә очраша. Җыелышта союзның алдагы бер еллык эшчәнлегенә план расланачак, дип хәбәр итә МБМУ ӨБМ «Мәктәптән тыш эш үзәге» бүлек мөдире, районның балалар хәрәкәте буенча кураторы Гөлнара Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X